+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 июль 2022, 06:00

Җәйге юллар имин булсын!

Транспорт чарасы белән идарә итү буенча нинди киңәшләргә колак салырга?Башкортстан буенча ЮХХДИ матбугат хезмәте безгә түбәндәгеләрне хәбәр итә.

Җәйге юллар имин булсын!Җәйге юллар имин булсын!
Җәйге юллар имин булсын!

* Һәр сәфәр алдыннан, барыннан да элек, үз-үзеңә һәм транспортыңа ышаныч та кирәк.
Машина йөртүчегә авыру вакытында, реакцияне киметергә сәләтле дарулар кабул иткәннән соң, артык дулкынланган хәлдә, бигрәк тә исерек килеш руль артына утырырга кирәкми.
* Эссе һава торышы машина йөртүчеләрнең хәленә тискәре йогынты ясый. Эссенең организмга тәэсире алкоголь тәэсиренә охшаган – кешенең юлдагы гадәти булмаган хәлгә реакциясе кими, бу юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгу куркынычын арттыра.
Күп кенә шоферлар эссе һаваның аларның реакциясенә тискәре йогынты ясавы һәм авариягә китерүе турында уйламый да. Ә бит югары температура кешене йомшарта, уяулык кими, бигрәк тә сәгатьләр буена автомобиль “бөке”ләрендә торганда. Озын сәфәргә чыгу вакытын дөрес сайларга кирәк – иртән кояш чыкканчы, яисә кояш баеганда, эсселек кимегәндә юлга чыгу яхшырак.
* Машинада берничә шешә салкынча эчемлек булсын.
Тизлек режимын саклагыз. Автомобильдә тизлекне арттыру чып-чын “урыс рулеткасына” әверелә. Бер уйланылмаган хәрәкәт зур тизлектә барган машинадан металл өеме калдырырга мөмкин.
* Руль артында йоклап китүдән сак булыгыз. Йокы сизелми дә килә. Тәүге мизгелләрдә ул кыска выкытлы хәтер югалту кебегрәк була, сез юлның бер фрагментын бөтенләй хәтерләмәскә мөмкинсез. Карасаң, башка урынга килеп җиткәнсез! Иснәү, йомылырга гына торган күзләр, транс хәленә керү, фантом объектлары — болар барысы да килеп җиткән йокы билгеләре.
* Транспорт чарасын узып китүне дөрес башкарыгыз. Маневрны барлык катнашучылар да хәвефсез уздыра алган вакытта гына башлагыз. Тиз генә узып китәргә тырышыгыз. Каршы полосада күпме азрак буласыз, маневр шул кадәр хәвефсез булачак. Сез узарга уйлаган транспорт чарасы тизлегеннән сезнеке сәгатенә 20 километрга күбрәк булса яхшы. Бу очракта җиңел автомобильне узу 6 секундка якын вакытны алачак. Маневрны узып китәргә тиешле дистанция запасы белән төгәлләгез, аны “кисәргә” кирәкми. Бу участокта узып китү рөхсәт ителүенә инаныгыз.
* Хәрәкәтне бары тик идеаль техник хәлдә булган автомобильдә генә башларга мөмкин.
* Сезнең кондиционер тулысынча сыйфатлы хладагентка эшлиме? Җәй башында ук аны тикшереп куегыз. Шулай ук аны чистарту һәм башка техник планлы эшләр башкарыгыз. Шунда гына эссе һавада сезнең автомобильнең климат системасы салонга керүче кайнар һава агымын суындырачак.
* Җәен кышкы резиналардан файдалану тыела. Чөнки бу чорда машинаны эксплуатацияләгәндә кышкы резинаның тормоз юлы шактый арта.
* Иң гади киңәшне соңга калдырдык, тик нәкъ менә ул, асылда, сезгә максималь хәвефсезлек гарантиясе бирә. Фараларны кабызыгыз, тизлек белән шаярмагыз, тыелган урыннарда башкаларны узмагыз – менә бу өч пункт маңгайга-маңгай бәрелешү ихтималын берничә тапкыр киметәчәк.
* Юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да хөрмәт кирәк. Җәяүлеләргә, велосипедчыларга, мотоциклчыларга аерым игътибар бирегез.
Җәйге юллар хәвефсез булсын!

Резида ВӘЛИТОВА әзерләде.

 

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас