

Бу җинаять Красноусол авылында була. Ир эштән кайта, өйдәш хатыны аны җылы аш белән көтеп тормый. Дөресрәге, бөтенләй көтми - ул өйдә булмый. Ир коры-сары капкалап, аракы эчеп утыра, бер шешә бушый, икенчесе... Кая бу хатын?!
Ир аны эзләп әнисенә, туганына бара. Юк хатын!
Өйгә әйләнеп кайтканда, ул аны елга ярында күреп кала. Килеп җитсә, ни күрә - хатын исерек. Аягында басып та тора алмаслык хәлдә. Аны бастырыйм дисә, ир аның билдән түбән ялангач икәнен күреп кала. Димәк кем беләндер хыянәт иткән!
Ир хатынны бик каты тукмый. Ул сулыш алмый башлагач, өенә кайтып китә. Ә хатын яр буенда үләргә кала.
Ир үз гаебен таный. Суд аны аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян салган, саксызлык аркасында зыян күрүченең үлеменә китергән өчен мәддәдә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан. Иргә катгый режимлы төзәтү колониясендә җәза үтеп, биш елга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.
Язарга кул бармый торган хәбәрләр була. Әмма! Тормыш аллы-гөлле генә булмый шул, аның мондый яклары да бар: бүген сөяркәң белән баш төзәтәсең, иртәгә аның кулыннан... Уйланыгыз, кызлар!