«Русия Фәннәр академиясендә без моңа бик шат һәм республикага ярдәм итәчәкбез. Без Башкортстанны ил өчен финанс яктан гына түгел, интеллектуаль яктан да донор төбәк буларак күрәчәкбез, һәм бу бик мөһим», - диде Александр Сергеев.
Русия Фәннәр академиясе президенты фикерен Русия Федерация Советы вице-спикеры Константин Косачев та хуплады. "Башкортстан-донор төбәк. Мин мәсьәләнең финанс ягын түгел, ә республикада эшләрнең торышын күз уңында тотам. Ул бүген алдынгы позицияләрдә. Монда күп нәрсәгә өйрәнергә, икътисади үсеш һәм социаль өлкә, мәдәни һәм табигый мохитнең төрле өлкәләрендә җитди тәҗрибә тупларга була.
Бу искиткеч урында, «Шүлгән-Таш» комплексында Башкортстанның тарихи, табигый, мәдәни уникальлеген күрергә мөмкин.
Башкортстан - Русиядә лидерларның берсе. Биредә эшләүче командага рәхмәт. Һәм иң мөһиме, яхшы эшләүче халыкка ихлас рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә", - диде Константин Косачев.
Фото: башинформ