Кичә ашыгыч ярдәм машинасында Стәрлетамак дәваханәсенә 69 яшьлек ирне китергәннәр. Өлкән яшьтәге кешенең бите, муены, куллары, күкрәк читлеге пешкән була. Ул авыр хәлдә реанимациягә эләккән.
Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.
Ведомствода зыян күрүченең бензин ярдәмендә мунча ягарга тырышканда пешүен ачыклап үтәләр. Кинәт ут дөрләп кабына һәм аның киеме яна башлый. Ярый вакытында хатыны ярдәмгә килә, ул утны сүндерә. Мунча зыян күрмәгән.
Фото: пресс-служба ГУ МЧС по РБ