"Бөрҗән районында тантаналы рәвештә “Шүлгәнташ” тарихи-мәдәни музей комплексын ачтык. Бу илдә таш гасыр сәнгатен өйрәнү буенча иң зур фәнни үзәк булачак. Шулай ук Башкортстанда Халыкара фундаменталь фәннәр елын рәсми ачу булды. Бу мөһим вакыйгада федераль кунаклар һәм экспертлар Русия Федерация Советы вице-спикеры Константин Косачев, Русия фән һәм югары белем министры урынбасары Дмитрий Афанасьев һәм Русия Фәннәр академиясе президенты Александр Сергеев катнашты. Соңгысы Халыкара фундаменталь фәннәр елының барлык рәсми чараларын Башкортстан эгидасы астында үткәрергә тәкъдим итте, һәм ул республиканың Русиянең фән һәм мәдәният үзәге булуын билгеләп үтте.
«Шүлгәнташ» музее Европа дәрәҗәсенә туры килә. Без төзелгән комплекс Бөрҗән районына яңа туристларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирер дип өметләнәбез. Чит ил кешеләренең кызыксынуына да исәп тотабыз. Болар барысы да икътисадка этәргеч бирәчәк. Урындагыэшкуарлар кунакханәләр, кафелар төзиячәк.
Бу уникаль борынгы археологик һәйкәл, ул, һичшиксез, сакланырга һәм бөтен дөньяга билгеле булырга тиеш. Тагын 2-3 елдан Башкортстан үзенең энҗе бөртекләре туристларны бөтен дөньядан җәлеп итү белән мактана алыр дип уйлыйм”, — дип яза Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров.