Конкурс 9 июльдә Зианчура районында узды.
Конкурста катнашу өчен, Баймак, Балтач, Зианчура, Зилаер, Күгәрчен, Стәрлебаш, Туймазы районнары, Мәләвез, Салават, Уфа шәһәрләре, Ырынбур өлкәсе Кувандык шәһәреннән 43 заявка (солистлар һәм ансамбльләр) биргән иде.
Аның нәтиҗәләре буенча гран-при Баймак районыннан Фәннүр Аралбаев яулады.
Конкурста җиңүчеләр һәм катнашучылар фестиваль символикасы төшерелгән дипломнар, сувенир продукция, акчалата призлар, шулай ук китаплар, дисклар, чәчәк бәйләмнәре белән бүләкләнде.
Фото: bv02.info