

"iВолга" Самара өлкәсе һәм Идел буе федераль округы брендларының берсе булып тора. Форумны уздыру тематикасы быел «Русия халыклары бердәмлеге» булачак. Программада тренинг дәресләре, яшьләр проектлары конкурсы, фәнни һәм гамәли конференцияләр, мастер-класслар, төрле юнәлешләр буенча төбәкара югары уку йортлары арасында ачык ярышлар, күргәзмәләр, инициативалар ярминкәләре, федераль, округ һәм төбәк дәрәҗәләре экспертлары белән очрашулар, дискуссияләр, шулай ук мәдәни-ял итү, спорт һәм туристлык-туган якны өйрәнү чаралары каралган.
Яшьләр форумы Самара өлкәсендә 2013 елдан башлап Русия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле патронаты астында уздырыла.
Аккредитацияләү өчен 15 июльгә кадәр түбәндәге сылтама буенча гариза тутырырга һәм җибәрергә кирәк: https://forms.yandex.ru/u/62c5611a97b353993c02ed57.