+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 июль 2022, 07:25

2 яшьлек сабый тәрәзәдән егылып төшкән

Әти-әниләр! Зинһар уяу һәм игътибарлы булыгыз!

2 яшьлек сабый тәрәзәдән егылып төшкән2 яшьлек сабый тәрәзәдән егылып төшкән
2 яшьлек сабый тәрәзәдән егылып төшкән
Уфада 2 яшьлек бала, торак йортның икенче каты тәрәзәсеннән егылып төшкән. Баланы ашыгыч рәвештә дәваханәгә алып киткәннәр. Бу хәл кичә Дим районында булган.
 
Шәһәр Гражданлык яклау идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, сабый өйдә үзе генә булмаган.

"Ашыгыч ярдәм бригадасы тарафыннан малай дәваханәгә китерелде", — дип хәбәр итәләр ведомствода.

Ашыгыч хезмәтләрдә ачык тәрәзәле бүлмәләрдә балаларны караучысыз калдырмагыз, дип кисәтәләр. Сабыйларга тәрәзә төбендә уйнарга рөхсәт итмәгез, бала басып менәрлек әйберләрне тәрәзә яныннан алып куегыз.

 
Фото: activityedu.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас