+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 июль 2022, 08:02

Айныткычларга өйдән үк алып китәчәкләр

Өйдә гауга чыгаручы исерек ирләргә көн бетте болай булгач. 

Айныткычларга өйдән үк алып китәчәкләрАйныткычларга өйдән үк алып китәчәкләр
Айныткычларга өйдән үк алып китәчәкләр
СССР заманында кешене тигез генә атламыйча, селкенеп йөрсә, җырласа, тавыш чыгарса, тоткарлаганнар. Горбачевның “коры закон”ына карамастан, Мәскәү­дә генә дә айныткыч­лар аша елына 400 меңнән артык кеше узган. Эчкече­ләрне һәм гаугачыларны эзләүдә ярдәм иткән активистларны дефицит хәмергә талоннар белән бүләкләгән­нәр. Шуңа бәйле рәвештә алар хәтта исерткеч эчемлек исе генә килгән кешеләрне дә тоткарлаган.

Айныткычлардагы шартлар бик нык аерылып торган. Кайдадыр караватта мендәрләр һәм юрганнар да булмаган. Кайбер урыннарда бичара­ларның чәчен кырып алганнар. Аеруча гаугачылларны койкаларга бәйләгәннәр. Хатын-кызларны махсус бүлмәгә урнаштырганнар. Тоткарланучыларга яшәү өчен тү­ләү­гә квитанция язганнар. “Приемник”ка еш эләгүчеләрнең кайчагында берничә йөз сумга кадәр штраф кәгазьләре җыелган. Үзе турында берни дә сөйли алмаган кешеләрнең шә­хесен дежур милиционердан белешкәннәр.
Тоткарланучыларны “приемник”­та ашаталар, йоклаталар, иртән өйләренә озаталар. Исерекләргә “рассол” эчертәләр, кайчагында нашатырь спирты бирәләр, сирәгрәк стрихнин инъекциясе ясыйлар. Мондый “приемниклар”га ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар да эләгә. 1909 елда ил айныткычларында — 3029 кеше, амбулатор клиникаларда 87 кеше тер-кәлгән. 1910 елда айныткычлар бөтен Русия буенча ачыла, ләкин алар барысы да 1917 елгы револю­циягә кадәр генә эшли.
Совет властеның беренче елларыннан ук эчкечелеккә каршы актив көрәшергә тырышалар. Ниндидер эшченең яки студентның айныткычта төн кунуы хакында шунда ук эш яки уку урынына хәбәр ителгән. Совет эшчесе бу кылыгы өчен премия­ләрдән мәхрүм ителгән, ә еш кына айныткыч “кунаклары”ның фатир алуга чиратын арткарак күчергәннәр. Полициянең мондый “бәхетле шалтырату”ыннан акчалылар ришвәт биреп котылган. Әгәр кеше ел дәва­мында берничә тапкыр айныткычка эләксә, аңа дәвалау-хезмәт профилакторие янаган.
Йөклеләрне, инвалидларны һәм балигъ булмаганнарны айныткычка алмаганнар. Кешедә “белая горячка” башланса, аны кичекмәстән дәваха­нәгә озатканнар. Полиция хезмәткәр-ләрен һәм башка хәрбиләрне комендатурага тапшырганнар. Эләккән депутатлар Совет вәкилләренә тапшырылган. Туган-тумачаларына өйләре­нә алып кайтып тапшырылган бер­дәнбер категория гражданнар — югары орден кавалерлары һәм Советлар Союзы Геройлары бул­ган.
1950 елдан СССРда спиртлы эчемлекләр куллану 4 тапкыр арткан. 2010 ел башында ул чактагы ил җитәк­чесе Дмитрий Медведев 1985 елгы указны гамәлдән чыгарды, ә 2011 елда барлык “приемниклар” да бетерелде. Шуннан соң күпчелек җи­наятьләрнең, спиртлы эчемлек­ләрне җәзасыз артык куллану аркасында, эчкән килеш кылынуы статистикасы пәйда булды.
Айныткычлар ябылгач, этил спирты белән агуланучы кешеләрне гадәти дәваханәләргә илтә башладылар. Спиртлы эчемлекләрне артык кулланган кешенең якыннары шәхси клиникаларда эшләүче табибларны чакырта башлады. Мондый табиб кешене капельница ярдәмен­дә запойдан чыгара. Бу хезмәтнең хакы 2 мең сумнан башлана һәм 15 мең сумга кадәр җитә ала. Һәр клиника үз бәясен билгели.
Былтыр гыйнварда айныткычларны кайтару турында закон кабул ителде. Яңа закон буенча полиция хезмәт­кәрләре җәмәгать урыннарында наркотик, алкоголь яки токсик исерек хәлдә булган гражданнарны тоткарлый һәм “приемниклар”га җибәрә­чәк. Яңа ачылган айныткычларга низаг чыгарган исерек кеше­ләрне аларның фатирларыннан да алып китәчәкләр. Әмма бу исерекнең туганнары гариза язган очракта гына эшләнәчәк.
Тик әллә исерекләр кимеде, әллә башка сәбәпләр бар, илдә айныткыч­лар һаман да тулы көченә эшләп китәлми әле...

Рамил НУРГАЛИЕВ.
Совет чоры фотолары.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас