+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 Июля 2022, 05:35

Бөре дә мөһим туризм үзәгенә әверелә!

Mia Terra глэмпингы эшчәнлеге дә, “Осталар урамы” проекты да шушы максатка юнәлтелгән.

Бөре дә мөһим туризм үзәгенә әверелә!Бөре дә мөһим туризм үзәгенә әверелә!
Бөре дә мөһим туризм үзәгенә әверелә!
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Бөре районында булып, Шәмсетдин күле ярында урнашкан Mia Terra глэмпингы эшчәнлеге белән танышты. Сәламәтләндерү объекты агымдагы елның июнендә элекке “Башкортстан Артегы” шифаханә-сәламәтләндерү лагере базасында ачылган иде.

Проектның авторы, эшкуар Елена Классен-Морилова төбәк җитәкчесенә глэмпинг тер­риториясендә 9 уңайлы торак модуле урнашканлыгы турында сөйләде. Моннан тыш, биредә киңкүләм чаралар оештыру өчен 40 кешегә исәпләнгән чатыр, балалар мәйданчыгы, көймәләр өчен причал, автомобиль кую урыны бар.
Республика Башлыгы эшкуар белән глэмпингны үстерү перспективалары турында фикер алышты. Планда – ел әйләнәсенә эшләүче кунакханә ачу. Төзүчеләр отель урнашачак бинаны ремонтлый башлаган да инде.
– Барысы да бөтен уңайлыклар белән эшләнгән, проектка күңелегезне салуыгыз күренә, – диде Радий Хәбиров. – Яхшы ял өчен үсешкән туризм инфраструктурасы булу бик мөһим. Кунаклар өчен уңайлы шартлар булдыруыгыз өчен афәрин. Республикада мондый урыннар күбрәк булырга тиеш.
Арытаба Радий Хәбиров “Дудинские продукты” агросәнәгать предприятиесендә булды.
Шәхси эшкуар Андрей Дудин 14 елга якын авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, ит ярымфабрикатлары, казылык, икмәк-күмәч һәм кондитер эшләнмәләре, сөт продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә. Предприятиедә 150 кеше эшли.
Товарлар арасында колбасаның 100дән артык төре һәм затлы ит ризыклары, 150 төрле икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре бар. Җи­тештерелгән продукциягә “Башкортстан продукты” билгесе куела һәм ул Бөре кибетләренә, шулай ук мәктәпкәчә балалар учреждение­ләренә, Уфа сәүдә нокталарына озатыла.
Башкортстан Башлыгы продукциянең сыйфатын югары бәяләде.
– Сез бик яхшы продукция җитештерәсез, аны үстерү өчен зур шәһәрләрдә яңа сәүдә нокталары ачарга кирәк. Уфадан башлагыз, – диде Радий Хәбиров. – Ә без җаваплы эшкуарларга мотлак ярдәм итәчәкбез.
Арытаба Радий Хәбиров сменага 640 кешене кабул итүгә исәпләнгән яңа поликлиникада булды. Ул өлкәннәргә һәм балаларга хезмәт күрсәтәчәк.
Медицина учреждениесен 2020 елда төзи башлыйлар, чөнки гамәлдәге поликлиника пациентларны сыйдыра алмый һәм санитария таләпләренә җавап бирми. Агымдагы елның июль башына яңа объектта монтаж һәм бизәү эшләре тулысынча төгәлләнгән, поликлиникага җиһазлар китерелә башлаган. Моннан тыш, төзүчеләр янәшәдәге территорияне төзеклән­дергән һәм балалар мәйданчыгы ясаган.
Үзәк район дәваханәсенең баш табибы Салават Рәхмәтуллин медицина учреждениесенең Бөре, Аскын, Борай, Балтач, Мишкә һәм Караидел районнарында яшәүче 170 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтүен билгеләде. Яңа корпус төзелгәч, диагностика һәм дәвалау шартлары яхшырак булачак, бу халыкка күрсәтелүче медицина ярдәме сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Төбәк җитәкчесе поликлиника бинасын карап чыкты һәм пациентларны кабул итә башлау өчен аны 1 сентябрьгә җиһазлауны төгәлләргә кушты.
Радий Хәбиров, шулай ук, Бөре медицина-фармацевтика колледжы җитәкчелеге һәм студентлары белән аралашты. Аны тәмамлаучыларның күбесе Башкорт дәүләт медицина университетына укырга керергә планлаштыра. Яшь белгечләрнең бер өлеше яңа поликлиникада эшләячәк.
Башкортстан Башлыгы Бөре шәһәренең Ленин урамында һәм аның янәшәсендәге территориядә рекреация-җәяүлеләр киңлеген төзекләндерү буенча “Осталар урамы” проектын гамәлгә ашыру белән танышты.
Мәгълүм булуынча, узган елда Кече шәһәрләрдә һәм тарихи биләмәләрдә уңайлы мохит булдыруда иң яхшы проектлар Бөтенрусия конкурсында Бөре җиңүче булды. Агымдагы елның апрелендә республика бизнес-шерифлары белән очрашуда Радий Хәбиров санкция басымы шартларында эшкуарлык башлангычларын үстерү бурычын куйды. Урыннарда фестивальләр үткәрү идеясен Бөредән бизнес-шериф Яна Чернышенко тәкъдим итте.
– Бездә эре сәнәгать производстволары юк, әмма кече бизнес үсеш алган. Былтыр Бөредә төзекләндерелгән үзәк урамда шәһәр һәм туристларны җыйган “Осталар урамы” бәйрәме уңышлы узды. Без аны ел саен үткәрергә телибез, – диде ул.
Быел “Осталар урамы” проекты кысаларында төзүчеләр шәһәр музее янындагы территорияне, шулай ук, Коммунистик, Чеверев һәм Ленин урамнарын Революция урамына кадәр төзекләндерәчәк.
Башкортстан Башлыгы “Осталар урамы” проектына югары бәя бирде.
– Нәкъ менә шундый мәйданчыкларда кече шәһәрләрдә яшәүчеләр сәламәт һәм креатив мохит формалаштыра. Бары тик үзәк мәйданны тәртипкә китерү, юлларны һәм ял итү урыннарын төзекләндерү кирәк иде, – диде Радий Хәбиров.
Арытаба республика җитәкчесе Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чараларында катнашты. Төбәк җитәкчесе республика халкын бәйрәм белән котлады һәм гаилә кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрен ныгытуга зур өлеш керткән гаиләләргә “Ата-аналар батырлыгы” һәм “Ана даны” медальләрен тапшырды.
Тантаналы программа алдыннан Радий Хәбиров Бөренең үзәк мәйданында урнашкан интерактив мәйданчыкларны, уен зоналарын һәм кәсепчеләр күргәзмәләрен карады.
Бәйрәм программасы кысаларында Бөренең үзәк мәйданында “Гаилә – тылсымлы тормыш символы” фестивале старт алды. Аны ачу тантанасында Радий Хәбиров һәм чара кунаклары чыгыш ясады.
– Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне – мөгаен, иң мөһим бәйрәмдер. Безне котларга бик күп кунаклар килде. Гаилә – ул мәхәббәт, бер-береңә хөрмәт һәм озак еллар дәвамында үзара ярдәм итү. Безнең республикада балалар тәрбияләүче ярты миллионнан артык гаилә яши. Шуларның 50 меңнән артыгы – күп балалы гаиләләр. Бүген безнең белән бу бәйрәмдә шулай ук күп балалы әни – Русиянең Дәүләт думасы Рәисе урынбасары Анна Кузнецова катнаша. Безнең белән шулай ук күп тапкыр Олимпия һәм дөнья чемпионы, Русиянең данлыклы спортчысы Ирина Роднина да бар. Кадерле дуслар! Шәхсән үземнән һәм зур гаиләм исеменнән сәламәтлек һәм иминлек телим. Без тырышлыгыбызны сез матур һәм искиткеч республикада яши, шатлана, балалар тәрбияли алсын өчен юнәлтәчәкбез.
Бәйрәм чаралары республиканың сәнгать осталары концерты һәм Виктор Рыбин, Наталья Сенчукованың чыгышы белән тәмамланды.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас