+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 июль 2022, 11:13

Ни өчен атканын аңлата алмаган...

68 яшьлек әтисе шунда ук җан биргән.

Ни өчен атканын аңлата алмаган...
Ни өчен атканын аңлата алмаган...

34 яшьлек ир әтисенә ау мылтыгыннан аткан.

Ул көнне шикләнелүче күрше районга акча эшләргә барырга җыенган, ә китәр алдыннан эчәргә булган. Шактый исергәч, ир ау мылтыгын алган һәм үзенең 68 яшьлек әтисенең башына аткан, тегесе шунда ук үлгән. Нәрсә эшләгәнен аңлап, авыл кешесе полиция чакырткан.

Төбәк Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, ир-ат үз гаебен тулысынча таный, ләкин ни өчен үз әтисен үтергәнлеген һәм өйдә корал кайдан булуын аңлата алмаган. Хәзер аңа үтерүдә гаепләү белдерелгән, ул тикшерү изоляторында. Ә полицейскийларга, үз чиратында, теркәлмәгән коралның килеп чыгышын ачыкларга туры киләчәк.

Фото: pobasenki.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: