+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 июль 2022, 05:30

“Шүлгәнташ – кешелек цивилизациясе бишеге!”

Бөрҗән районында яңа тарихи-мәдәни музей комплексы ачылды.

“Шүлгәнташ – кешелек цивилизациясе бишеге!”“Шүлгәнташ – кешелек цивилизациясе бишеге!”
“Шүлгәнташ – кешелек цивилизациясе бишеге!”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Русиянең Федерация Советы Рәисе урынбасары Константин Косачев, Русия Фәннәр академиясе президенты Александр Сергеев, илнең фән һәм югары белем бирү министры урынбасары Дмитрий Афанасьев 9 июльдә “Шүлгәнташ” тарихи-мәдәни музей комплексын ачу тантанасында катнаштылар. Чара Русиядә БМО тарафыннан игълан ителгән Тотрыклы үсеш максатында халыкара фундаменталь фәннәр елына старт бирү кысаларында узды.

Төбәк җитәкчесе республика халкын яңа күпфункцияле учреждениенең эш башлавы белән котлады һәм Башкортстанның фәнни, туризм инфраструктурасын үстерү өчен аның әһәмиятен ассызыклады.
– Без бу музейны бик озак һәм җентекле төзедек. Ата-бабаларыбызның тарихи һәм мәдәни мирасы белән һәркем таныша алсын өчен барысын да эшләргә тырыштык. Һәм бу бәйрәмне дуслар белән каршы алу бик шатлыклы, – диде Радий Хәбиров. – Шүлгәнташ мәгарәсе – үзе үк уникаль. Без моны кешелек цивилизациясе барлыкка килү үзәге дип саныйбыз. “Акбузат”, “Урал батыр” һәм башкортларның башка борынгы риваятьләре шушы мәгарә белән бәйле. Безнең өчен бу республиканың олы йөрәге һәм күңеле.
1959 елда галим Александр Рюмин Шүлгәнташ мәгарәсендә рәсемнәр галереясын ача. Ул биредә кешелек цивилизациясе үзәге булуына ныклы ышана. Яңа музей илнең тарихи, мәдәни һәм фәнни үзәгенә әверелер дип ышанабыз. Бирегә Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән кешенең уникаль иҗат җимешләрен күрү өчен делегацияләр киләчәк, ди галимнәр.
– Бу музей – кешенең тирә-як мохиткә гармонияле кушылуының ачык мисалы. Монда без кешелек цивилизациясе тарихына мөрәҗәгать итәбез, – диде Константин Косачев. – Моңа бәйле киләчәк буыннарга мирас итеп калдыру өчен күп нәрсә эшләргә кирәклеген аңлыйбыз. Башкортстанның һәм Русиянең могҗизалы табигатен, ата-бабаларыбызның мирасын алар өчен калдырырга. Бу музейны ачу тотрыклы үсеш мәнфәгатьләрендә Халыкара фундаменталь фәннәр елына старт бирә.
Тантана ахырында Башкортстан Башлыгы таш плитәгә әлеге объект символын язып, “Шүлгәнташ” музей комплексын символик рәвештә ачты.
Арытаба мәртәбәле кунаклар музейда тәкъдим ителгән экспозицияне карадылар. Төп экспонат – мәгарәнең борынгы милли сурәтләре репродукцияләре тупланмасы. Аны махсус заказ буенча француз галимнәре ясаган.
– Сүз дә юк, музейның төп экспонатлары – мәгарә рәсемнәренең төгәл күчермәләре. Биредә һәр кеше вакыт белән чикләнмичә, борынгы рәссамнарның сурәтләрен хәвефсез һәм уңайлы шартларда карый алачак, – диде “Шүлгәнтәш” музей комплексы директоры урынбасары Николай Григорьев.
Арытаба Радий Хәбиров һәм мәртәбәле кунак­лар журналистлар сорауларына җавап бирде.
Шул ук көнне Радий Хәбиров “Шүлгәнташ” тарихи-мәдәни музей комплексы нигезендә “Көнчыгышка борылыш” Халыкара фәнни-технологик хезмәттәшлекнең Евразия векторы” пленар сессиясендә катнашты. Көн тәртибе кысаларында төбәк җитәкчесе Евразия күчмә цивилизацияләр музее проектын тәкъдим итте.
Башкортстан Башлыгы үз чыгышында “Шүлгән­таш” музей комплексын ачуның дөньякүләм әһә­миятен билгеләп үтте.
– Берләшкән Милләтләр Оешмасы агымдагы елны Халыкара фундаменталь фәннәр елы дип игълан итте һәм Башкортстан “Шүлгәнташ” музеен ачуны моңа багышлады. Шул рәвешле без фән һәм технологияләр унъеллыгы чараларына старт бирәбез, – диде Радий Хәбиров. – Нәкъ менә фән безнең көннәрдә Русиянең барлык өлкә­лә­рендә дә тотрыклы үсешне тәэмин итүче әйдәүче көчкә әверелә. Галимнәр белән бергә без Евразия үсеш векторы турында, Көнчыгышка борылыш турында сөйләшәбез. Аны Европа һәм Азия чигендә урнашкан кешелек цивилизациясе бишеге – яңа “Шүлгәнташ” музей комплексында уздыруыбыз символик мәгънәгә ия.
Константин Косачев Русия парламентының югары палатасы спикеры Валентина Матвиен­коның сәламләү сүзләрен җиткерде.
Пленар сессиядә чит ил кунаклары да чыгыш ясады. Беларусь Милли фәннәр академиясенең аэрокосмик эшчәнлек белән идарә итү начальнигы Петр Витязь Русия һәм Беларусь галимнәре арасында кооперация элемтәләрен үстерүнең мө­һимлеген билгеләде.
Монголия Фәннәр академиясенең Археология институты гыйльми секретаре Эрдэнэ-Очир Насан-Очир Монголия Фәннәр академиясе президенты Дугэрийн Рэгдэлның тәбрикләү хатын укыды. Анда Башкортстанның “Шүлгәнташ” тарихи-мәдәни комплексын төзү һәм ачу тәҗрибәсе белән кызыксынуы билгеләнә.
Урыс география җәмгыятенең башкарма директоры урынбасары Сергей Корлыханов фәнни тикшеренүләр һәм туризмны үстерү симбиозының мөһимлеген билгеләп үтте.
Пленар сессия ахырында Башкортстан Башлыгы Русиянең Фән һәм югары белем бирү министры урынбасары Дмитрий Афанасьевка һәм Русия Мәдәният министрлыгының Мәдәни мирасны саклау дәүләт департаменты директоры Роман Рыбалога Дуслык ордены тапшырды.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Шүлгәнташ” тарихи-музей комплексында “Көнчыгышка борылыш” “Халыкара фәнни-технологик хезмәттәшлекнең Евразия векторы” пленар дискуссиясе барышында Евразия күчмә цивилизацияләр музее проектын тәкъдим итте.
Аның сүзләренә караганда, ул Чишмә районында төзеләчәк. Яңа объект концептуаль рәвештә берничә төп тарихи һәйкәлне берләш­терәчәк, алар арасында – Түрә-хан һәм Хөсәен-бәкнең Алтын Урда заманындагы таш мавзолейлары.
– Узган ел хатыным белән Чишмә районында, Уфадан 40 чакрым ераклыкта урнашкан Түрә-хан музеенда булдык. Галимнәр әлегә кадәр бу мавзолей кемнеке булуы турында бәхәсләшә. Бәлки, ул Чыңгызхан нәселеннән булгандыр. Әмма бу борынгы сәнгать, тарих һәм мәдәниятнең уникаль һәйкәле, – диде Радий Хәбиров. – Ә Ислам вәгазьчесе Хөсәен-бәк мавзолее, кайбер дәлилләр буенча, урта гасырның бөек полководецы Тамерлан боерыгы буенча төзелгән. Бездә дистәләгән башка тарихи һәйкәлләр бар, алар әлегә тиешенчә тикшерел­­мәгән. Һәм мин бу мирас турында – Евразия күчмә цивилизацияләр музее аша сөйләргә тиешлегебезне аңладым.
Башкортстан Башлыгы билгеләп үтүенчә, республика юллар киселешендә урнашкан. Шуңа бәйле рәвештә, бүген төбәктә яшәүче халыклар һәм милләтләрнең мәдәни, көнкүреш традиция­ләрендә һәм Азиянең күп илләре белән гореф-гадәтләрендә уртак тамырлар бар.
– Бу музей аша без республика халкына һәм кунакларына күчмә халыкларның үсеше, мәдә­нияте һәм көнкүреше үзенчәлекләрен күрсәтергә телибез. Булачак экспозицияләр башкорт халкы­ның бай тарихын чагылдырачак, – диде Радий Хәбиров.
Арытаба Шүлгәнташ тарихи-мәдәни музей комплексы каршындагы мәйданда “Вакыт елгасы” дигән симфоник бәйрәм узды. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.
Төбәк җитәкчесе республика халкын музей ачылу белән тагын бер тапкыр котлады һәм Баш­кортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
– Урманнар һәм таулар уратып алган урында симфоник музыка яңгыравын ишетү хыялым бар иде. Бу хыял бүген биредә тормышка ашырыла, – диде Радий Хәбиров. – Без “Шүлгәнташ” музеен саклык белән төзедек, табигатькә зыян китермәскә тырыштык. Мин үземнең туган авылымда — Ишембай районының Сайран авылында да кайчан да булса симфоник оркестр уйнар дип хыялланам.
Төбәк Башлыгы яшь буынны фән, техно­логияләр һәм сәнгать үсешенә, шул исәптән заманча тарихи-мәдәни проектлар аша җәлеп итү бик мөһим, дип өстәде.
Республика Башлыгы музей комплексын оештыручыларга һәм булдыручыларга, Бөрҗән районында яшәүчеләргә, бәйрәм чаралары кунакларына һәм чит ил делегацияләре вәкил­ләренә рәхмәт белдерде.
Концерт программасын республиканың Милли симфоник оркестры ачып җибәрде, ул урыс һәм башкорт композиторларының классик музыкаль әсәрләрен башкарды.
Соңыннан тамашачыларга Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт академия халык биюләре ансамбле һәм Башкорт дәүләт опера һәм балет театры труппаларының хореографик постановкалары, шулай ук мэппинг-шоу тәкъдим ителде.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас