+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 июль 2022, 05:59

Сынма гына, Илназ!

Былтыр Туймазы районында 10 яшьлек малай токка сугылып, ике кулсыз калган иде. Бүген баланың хәле ничек соң?

Сынма гына, Илназ!Сынма гына, Илназ!
Сынма гына, Илназ!

Узган елның июлендә бөтен Башкортстан Туймазы районы Балтай авылында булган коточкыч хәл турында фикер алышты. 10 яшьлек Илназ Дәүләтов, дуслары белән футбол уйнаганда, ачык трансформатор будкасына туп алырга керә. 5 меңнән 10 мең вольтка кадәр ток дулкыны баланың тәненнән үткән, шуның аркасында ул хәтта мөстәкыйль рәвештә кулларын җибәрә дә алмаган. Илназның коты алынган дуслары өлкәннәрне ярдәмгә китергәндә, малай һушсыз җирдә яткан була, ә аның караеп чыккан куллары әле һаман төтәсләгән булган...

12 көн пешү үзәге реанимациясендә, 33 көн дәваханә палатасында, 21 наркоз, күпсанлы авыртуны баса торган уколлар, "капельница"лар, янган тукымаларны алу һәм тирене күчереп утырту буенча 6 катлаулы операция... Нәтиҗәдә, табиблар Илназның гомерен коткарып кала алган, әмма кулларны ампутацияләргә туры килгән.

Хәзер Илназ үзенең яшьтәшләреннән берни белән дә аерылмый - дуслары белән күңел ачарга, мультиклар карарга һәм компьютерда уйнарга яраткан актив бала ул. Кулларының юклыгы гына малайга нәрсә аша үтәргә туры килгәнлеген искә төшерә. Баланы өйдәге укытуга күчерергә туры килсә дә, ул 4нче сыйныфны уңышлы тәмамлаган. Көндәлектә бары "бишле" билгеләре генә!

- Мин үзем укытучы, шуңа күрә улым белән өйдә бергә шөгыльләндек. Илназ укуга тартыла, - ди малайның әтисе Марат Дәүләтов.

Булган хәлләрдән соң Илназ гаиләсенә авылдашлары гына түгел, Башкортстанның, Русиянең һәм хәтта дөньяның төрле почмакларыннан таныш булмаган кешеләр ярдәм тәкъдим итеп шалтыраткан. Җырчылар, артистлар, спортчылар, меценатлар һәм гади кешеләр - һәркайсы бәла-каза кичергән күпбалалы гаилә өчен нинди дә булса яхшылык эшләргә теләгән.

- Америкадан, Швециядән, Казахстаннан, Индонезиядән шалтыраттылар. Сүз уңаеннан, Гарәп Әмирлекләрендә бер инвестор яши - ул үзе тумышы белән Нефтекамадан. Ул безне Илназ белән кунакка чакырды, юл бәясен түләде, ә иң мөһиме, Сколковода эшләнгән бионик протезларга акча җыярга ярдәм итте, - дип сөйли малайның әтисе.

Хәзер Илназ үзенең яңа "кибер-куллары"на күнегеп беткән диярлек. Кызганычка каршы, малайның әти-әнисе сүзләренчә, бионик протезлар барлык мөмкин булган функцияләргә дә ия түгел. Беренчедән, әгәр барлык механизмнар тагылса, протезлар бик авыр булачак, Илназ алардан файдалана алмаячак. Икенчедән, кайбер механизмнарны дөньяда килеп туган хәл аркасында урнаштырып булмаган.

- Бөтен запчастьләр чит илдән, нигездә - Америкадан, тик хәзер алар санкциягә эләкте. Шуңа күрә сул кул өчен протезга безгә Германиядән запчастьләр куйдылар, әмма Илназ бу кулны мөстәкыйль рәвештә бөгә алмый. Уң протез белән хәл башкачарак. Кемдер үз протезыннан баш тарткан, шуңа күрә механизмнарны безгә куйдылар. Хәзер Илназ терсәген һәм бармакларын бөкли ала, шешәне ачып, үзенә су сала ала. Ә менә стаканны кулына тотып тора яки кашык белән файдалана алмый. Шуңа күрә күп яктан аңа ярдәм итәргә туры килә, - ди Марат Дәүләтов.

Бионик протезларның бәясе, гомумән алганда, 3,6 миллион сумнан артык. Ләкин Илназ үсә, һәм инде бер елдан соң протезларны үзгәртергә кирәк булачак. Малайның әти-әнисе дөньяда хәл тотрыклыланыр, запас частьләр белән проблемалар хәл ителер дип өметләнә.

Илназ бүген аяклары белән язарга һәм рәсем ясарга өйрәнә. Ул онлайн-мәктәптә программалаштыруны һәм инглиз телен өйрәнә. Илназ китаплар укырга, сәяхәт итәргә һәм чаңгыда шуарга ярата. Көн саен малай ниндидер яңа нәрсәгә өйрәнә, ә иң мөһиме - авырлыклар алдында бирешмәскә тырыша.

Илназның кечкенә хыялы бар. Малай спорт белән шөгыльләнү өчен "йөгерү юлы" турында хыяллана. Әгәр дә сез балага ярдәм итәргә телисез икән, 8(937)353-66-30 номеры буенча (банк картасына бәйләнгән) акча күчерә яисә Илназ һәм аның гаиләсе белән турыдан-туры түбәндәге адрес буенча элемтәгә керә аласыз: Туймазы районы, Балтай авылы, Мәктәп урамы, 126нчы йорт.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас