+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 июль 2022, 13:33

10 яшьлек бала югалган...

Башкортстанда 10 яшьлек Анас НИМАТОВны эзләү бара.

10 яшьлек бала югалган...10 яшьлек бала югалган...
10 яшьлек бала югалган...
Башкортстанда кичә, 12 июльдә, хәбәрсез югалган 10 яшьлек Анас НИМАТОВны эзләү бара. Бу хакта "Поиск детей РБ" оешмасы хәбәр итә.

Коткаручылар мәгълүматларына караганда, малай өйдән 15:00гә якын чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Юкка чыккан вакытта бала зәңгәр футболка һәм кара шорты кигән була.

Эчке эшләр министрлыгында "Башинформ" агентлыгына хәбәр ителүенчә, Анасның югалуы турында гариза ата-аналардан дежур частька алынган. Хәзер хокук саклау органнары хезмәткәрләре эзләү эшләре алып бара.

Аның урнашу урыны турында мәгълүм булган һәркемгә 112 номеры буенча полициягә шалтыратуны яки волонтерлар белән элемтәгә керүне сорыйлар: (8-927-969-89-19, 8-917-383-56-87).

Фото: Башинформ агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас