+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 июль 2022, 09:00

"Башинформ"ның баш мөхәррире: “Фейкларны фаш итүгә җитди карарга кирәк”

2022 елның июне - https://lapsha.media/ фактчекинг платформасы эшенең беренче ае. Барлыгы бер ай эчендә аналитиклар 222 уникаль фейк тапкан. Алар ким дигәндә 980 миллион карау җыйганнар.

"Башинформ"ның баш мөхәррире: “Фейкларны фаш итүгә җитди карарга кирәк”"Башинформ"ның баш мөхәррире: “Фейкларны фаш итүгә җитди карарга кирәк”
"Башинформ"ның баш мөхәррире: “Фейкларны фаш итүгә җитди карарга кирәк”
Ялган мәгълүматны урнаштыру буенча “ВКонтакте” – 28 процент (фейкларның гомум саныннан) һәм “Telegram” соцчелтәре лидер – 19 процент (фейкларның гомум саныннан).

"Бөтен җирдә таралган ялган хәбәрләр - кемнеңдер үзаллы эшчәнлеге нәтиҗәсе түгел. Моның белән махсус оештырылган күпсанлы һөнәри структуралар шөгыльләнә. Аларның төп максаты - безнең ил аудиториясенең эчтән таркалуы, - ди "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире Руслан Шәрәфетдинов. - Фейклар - безнең оппонентларның яхшы оештырылган эше".

Июньдә күпчелек (36 процент) ялган хәрби операция уздыру белән бәйле булган. 16,6 процент дөрес булмаган мәгълүмат - халыкара мөнәсәбәтләр темасы буенча. Өченче урында (12,2 процент) - эчке сәясәт.

Бөтенрусия масштабындагы иң популяр фейк булып Наталья Поклонскаяның эштән китүе турында имеш-мимеш аның Z һәм V билгеләре турындагы сүзләре аркасында, имеш, ул аларны кайгы һәм сагыш символлары дип атаган. Бу ялганны 37 миллионнан артык кеше караган. Хәбәрләрдә расланганча, Русия Президенты Владимир Путин Поклонскаяны “Россотрудничество” башлыгы урынбасары вазыйфасыннан азат итү турындагы боерыкка кул куйган. Чынлыкта Поклонская яңа эш урынына күчте һәм Русия генеральный прокуроры киңәшчесе булды.

Иң популяр фейк - Новосибирск дәүләт педагогия университеты студентларына Запорожье һәм Херсон өлкәләренә "командировкага" китәргә тәкъдим итүләре турындагы мәгълүмат. Чынлыкта Новосибирск өлкәсе вузы да, мәгариф министрлыгы да Украинада эшләү өчен яшь белгечләр җыю белән шөгыльләнмәгән.

Хәтта федераль киңкүләм мәгълүмат чаралары да ышанган иң популяр ялган булып, янәсе Чувашия авылларының берсендә төшерелгән өермә видеосы булды. Чынлыкта кадрларда - АКШта стихия котыруы.

"Мондый ялган фактлар һәм иҗтимагый аң белән манипуляцияләү өчен кирәк. Аларда иң мөһиме - факт яки вакыйга түгел, ә аның интерпретациясе заказ бирүчегә ярарга тырышу. Иң элек, киңкүләм аудитория бирелгән версияләрнең дөреслеген тикшерү һәм яңадан тикшерү белән шөгыльләнмәячәк, дип аңлата Руслан Шәрәфетдинов. - Фейкларны фаш итүгә бик җитди карарга кирәк, моның белән даими нигездә шөгыльләнергә, беренчеләрдән булып бөтен кирәкле фактураны бирергә тырышырга кирәк, чөнки нинди дә булса актуаль әйберләр турында дәшмәскә кирәк, яки алар булмаган кыяфәт ясарга, яки аларны күрмәскә кирәк, мәгълүмати вакуум шундук үз мәнфәгатьләрендә сезнең оппонентларыгыз белән тула. Мәгълүмати сугышның мәгънәсе шунда да инде".

2022 елның июнендә "Лапша" чат-ботларын кулланучылар тикшерүгә 1 меңнән артык сорау җибәргән. Иң күбе махсус хәрби операция турында сораганнар - мөрәҗәгатьләрнең 60 проценттан артыгы бу темага багышланган иде.

Руслан Шәрәфетдинов кисәтә: «Контрпропагандага җиңел карарга кирәкми. Безнең дәүләт һәм медиабергәлек тарафыннан күрелә торган беренчел чаралар нәкъ менә шуңа юнәлтелгән. Барыннан да элек, безгә тагылган фейкларны фаш итүгә һәм дөрес фактларны һәм мәгълүматны аңлатуга юнәлтелгән медиаресурслар".

https://lapsha.media/ фактчекинг сайты челтәрдә фейкларны ачыклау һәм медиаграмоталылыкка өйрәтү белән шөгыльләнә. Кулланучылар "Лапша"га шикле мәгълүмат җибәрә ала. Проект белгечләре фактчекерлар белән берлектә аны тикшерәчәк һәм җавап бирәчәк, фейкмы бу яки дөресме. Сорауны форма аша сайтка яки “Telegram”, "Viber" һәм "ВКонтакте"дагы яки чат-ботлар аша җибәрергә мөмкин.

Руслан Шәрәфетдинов мәгълүматны укый һәм җыя белгән һәркемгә файдалы булачак киңәшләр бирә: «Сезгә күп санда фейклар булган мәгълүмат тоннасы ишелгән шартларда, баш миен кабызырга һәм сезнең аша уза торган бөтен мәгълүмати шау-шуга тәнкыйть белән карарга кирәк. Классик мәгълүмат алына һәм кимендә өч чыганактан тикшерелә торганы дөрес дип санала, һәм бу ноктада кисешә. Иң элек киңкүләм мәгълүмат дәүләт чыганакларына, турыдан-туры шаһитларга һәм вакыйгаларның шаһитларына ышанырга кирәк. Сезнең алда ялган булуның беренче билгесе - мәгълүматның аноним булуы. Шәхсән һәм күптән белгән кешеләрдән мәгълүматны раслагыз. Бу Русия Федерациясе сәясәтенең эчке моментларына да, икътисади сәясәткә дә, гражданнарның матди хәле мәсьәләләренә дә кагыла".

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас