

15 июль фестивальнең онытылмаслык көне булачак. “Бишбүләк районының җиде могҗизасы" маршруты буенча джиппингтур төбәкнең туристик урыннарын яхшырак белергә мөмкинлек бирәчәк. Дим елгасы буенча көймәдә агып төшү Бишбүләк районы табигатенең уникаль урыннарын сезнең хәтерегездә калдырачак.
16 июльдә 18 сәгатьтә А.Ф. Әхмәтов исемендәге паркта фестиваль кысаларында пешекчеләр ярышы узачак. Шеф-пешекчеләр урындагы балыктан ризык әзерләү серләре белән уртаклашачак һәм халыкка үзләренең осталыкларын күрсәтәчәк. Теләгән һәркем Бишбүләк балыгыннан уханы тәмләп карый, сувенир продукция сатып ала, раритет автомобильләр күрә һәм күбекле шоуда катнаша ала.
Фестиваль башкорт эстрадасы йолдызларының зур концерты белән тәмамланачак, ул 16 июльдә 20 сәгатьтә старт алачак.
Фото: vk.com/officialbiz