Агымдагы елның алты аенда Башкортстан юлларында, 2021 ел белән чагыштырганда, аварияләр саны 13,7 процентка кимегән. Бу мәгълүматны атналык оператив киңәшмәдә транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.җиткерде.
- “Хәвефсез сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда 20 меңнән артык юл билгесе, 150 светофор урнаштырырга, 900 чакрымнан артык юл ремонтларга планлаштырабыз, – дип хәбәр итте ул.
Булушев сүзләренә караганда, соңгы өч елда республика автотрассаларында фотовидеотеркәү камералары саны 2019 елдагы 540тан быел 1830га кадәр арткан. Шул ук вакытта камераларның бер өлеше гомумрусия магистральләренең аеруча куркыныч участокларына күчерелгән, бу аварияләр санын киметкән.
Башкортстанның ЮХХДИ начальнигы Владимир Севастьянов аныклап узганча, иң зур авария Уфа — Бөре — Яңавыл трассасында Благовещен районында күзәтелә. Әйтик, беренче яртыеллыкта анда 15 кеше һәлак булган.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров якындагы төбәк “Транспорт сәгате”ндә юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләрен җентекләп тикшереп, автомобиль юлларында иминлек мәсьәләләрен карарга кушты. “Урындагы юлларда аварияләрдә һәлак булучылар саны артты, ә федераль трассаларда фото һәм видеотеркәү комплексларын урнаштыру нәтиҗәсендә без үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтләренең сизелерлек кимүен күзәтәбез, — диде ул. — Муниципалитетлар башлыклары белән берлектә аварияләр санын киметү буенча барлык профилактик чаралар комплексы турында фикер алышырга кирәк".
Фото: "ГИБДД по РБ"