+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 Июля 2022, 08:27

Николай Дроздов дәваханәгә эләккән, диләр...

85 яшьлек галим фильм төшергәндә аңын югалткан.

Николай Дроздов дәваханәгә эләккән, диләр...Николай Дроздов дәваханәгә эләккән, диләр...
Николай Дроздов дәваханәгә эләккән, диләр...
Ксения Собчак фильм төшергәндә Николай Дроздовның аңын югалтуы һәм бирегә ашыгыч медицина ярдәме килүе турында хәбәр итте.

85 яшьлек галим-зоолог актив эшләвен дәвам итә. Николай Николаевич кинода бик теләп катнаша, әмма аларның берсендә аңа кичекмәстән белгечләр ярдәме кирәк була. "Николай Дроздов подкаст төшерү вакытында аңын югалтты. Бирегә табиблар килде. Тиздән Николай Николаевич күзләрен ачты», — дип яза Интернет челтәрендә Ксения Собчак.

Интернетта утыручылар Дроздовның сәламәтлек торышы турында бик борчылдылар: "Ходай аңа сәламәтлек бирсен һәм барысы да уңышлы үтсен!», "Николай Николаевич, тиз арада савыксын!" - дип яза алар.

Арытаба Интернетта аның дәваханәгә эләгүе турында да имеш-мимешләр йөри башлады. Бу хәлгә Дроздов үзе ачыклык кертте.

«Юкка курку. Фильм төшерү барышында башым әйләнде — кан басымым төште. Миңа ашыгыч ярдәм чакырттылар. Табиблар килде, кан басымын үлчәделәр, аны яхшы хәлгә китерделәр. Хәзер барысы да тәртиптә», - дигән ул.

Фото: Legion-Media

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас