

Уфаның Ленин районында, ишегалды территориясендә кичә кичен бер водитель баланы бәрдергән.
ЮХХДИ матбугат хезмәтенең башлангыч мәгълүматлары буенча, Очучылар урамында 20 яшьлек уфалы, «Лада Гранта» белән идарә итеп, 7 яшьлек җәяүлене бәрдергән. Авария нәтиҗәсендә укучы тән җәрәхәтләре ала. Әлеге факт буенча тикшерү башланган.
«Башинформ» агентлыгы баланың нинди имгәнүләр алуын ачыклаган. Медицина өлкәсендә чыганак мәгълүматлары буенча, аны 17нче дәваханәгә алып киткәннәр. Бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, шулай ук бөер җәрәхәте ачыкланган.
Фото: Башинформ агентлыгы