+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 Июля 2022, 07:01

Егет бүлгәннәрме?..

Коточкыч хәлне хокук органнарына тикшешергә туры киләчәк.

Егет бүлгәннәрме?..Егет бүлгәннәрме?..
Егет бүлгәннәрме?..

Әбҗәлил районында лагерьда бер кызны ике кыз кыйнаган. Бу вакытта бүлмәдә тагын берничә егет булган. Алар кызның тәненә тәртипсез рәсемнәр ясау белән янаган. Рәнҗетүчеләрнең берсе бер-ике тапкыр яшьтәшенең башын караватның тимер конструкциясенә сугып ала.

"Бу хәл 12 июль кичендә булды. Балалар лагерында булган конфликтта катнашучыларның фамилияләре һәм исемнәре билгеләнгән, тәрбияче һәм вожатыйдан аңлатма язуы алынган, материаллар хокук саклау органнарына тапшырылган. Балалар, конфликтта катнашучыларның ата-аналары белән эш алып барыла. Бу очрак барлык хокук саклау органнары тарафыннан һәрьяклап өйрәнелер һәм гаеплеләр җәза алыр дип өметләнәбез", - дип язылган лагерьның "ВКонтакте" челтәрендәге рәсми төркемендә.

Бу хәлнең бер егет аркасында булганлыгы билгеле.

Фото: bash.news

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас