

Бүген без Донбасска икенче Башкортстан батальонын озатабыз. Ул Русия Герое, гвардия майоры Александр Доставалов исемен йөртә. Аның батырлыгы турындагы истәлек безнең сугышчыларны берләштерер дип ышанам.
Генерал Шәйморатов исемендәге беренче батальон хәрби өйрәнүләргә кереште. Шулай итеп, 800дән артык Башкортстан егете, кулына корал тотып, илебезне һәм тугандаш Донбассны якларга китәчәк. Барысы да Кораллы Көчләрдә хезмәт иткән, һәм аларның тәҗрибәсе хәзер бик кирәк.
Сезнең алда баш иябез, хәерле юл сезгә! Мин республика Башлыгы буларак, Башкортстанның барлык халкы белән сезгә ярдәм итәчәкбез, дип ышандырам. Һичшиксез, сезнең гаиләләргә дә ярдәм итәчәкбез.
Һәм иң мөһиме - бүген сез тантаналы сафта, хәрби йөреш белән бергәләп йөреп мәйданны урап чыгасыз. Без сезнең, хәрби бурычыгызны үтәгәннән соң, исән-имин әйләнеп кайтуыгызны көтәбез. Җиңү белән кайтыгыз!" - дип язган ул.