+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 июль 2022, 15:00

"Теләкләр җәе" дәвам итә

«Теләкләр җәе» хәйрия акциясе кысаларында Уфага Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан мәҗбүри күченеп килүчеләр гаиләсеннән тагын бер баланың хыялы тормышка ашты.

"Теләкләр җәе" дәвам итә"Теләкләр җәе" дәвам итә
"Теләкләр җәе" дәвам итә


16 яшьлек Леонид Руденкога бүләкне Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Башкортстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Анна Казак тапшырды. Егет озак көтелгән музыка коралы – "Barcelona" классик гитарасына ия булды.
«Теләкләр җәе» акциясе «Бердәм Русия» партиясенең Башкортстан төбәк бүлеге тарафыннан башлап җибәрелде. Балаларның хыялын тормышка ашырырга республика башкарма хакимияте органнары, депутатлар корпусы, оешмалар һәм хәйрия фондлары, шулай ук республика халкы ярдәм итә.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас