Элек анда ятим балалар ял итте. 2021 елда Русиянең ятим балалар өчен шифаханә-тернәкләндерү үзәгендә Башкортстаннан 6 бала сәламәтлеген ныгытты.
Быелдан үзәкнең профиле үзгәрде. Яңа «Ал җилкәннәр» Бөтенрусия балалар үзәге - федераль дәрәҗәдәге укыту һәм медицина базасы булган беренче оешма. Биредә балалар укый, ял итә һәм сәламәтлеген ныгыта.
Сменада катнашучылар - соматик авырулар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле, COVID-19 кичергән, шулай ук менталь бозулар булган сәләтле укучылар. «Ал җилкәннәр» үзәгенә дәвалануга һәм ял итүгә бүленгән төбәк квотасы буенча эләгергә мөмкин.
Фото:inform-ok.com