+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 июль 2022, 05:40

Аслан Бжания Шүлгәнташта булды

Абхазия Республикасы президенты Аслан Бжания «Шүлгәнташ» музей комплексында булды.

Аслан Бжания Шүлгәнташта булдыАслан Бжания Шүлгәнташта булды
Аслан Бжания Шүлгәнташта булды


Абхазия Республикасы президенты Аслан Бжания һәм Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров «Шүлгәнташ» тарихи-мәдәни музей комплексында һәм Бөрҗән районындагы шул ук исемдәге мәгарәдә булдылар.
Абхазия Республикасы делегациясе Аслан Бжания җитәкчелегендә башкорт музей-тыюлыгы белән танышты. Аның ачылышы агымдагы елның 9 июлендә, БМО тарафыннан игълан ителгән Тотрыклы үсеш максатларында, Русиядә халыкара фундаменталь фәннәр елы старт алу кысаларында узды. Андрей Назаров ассызыклаганча, «Шүлгәнташ» музее Европа дәрәҗәсенә туры килә, бу Бөрҗән районына тагын да күбрәк туристларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Премьер-министр шулай ук хәзерге вакытта Шүлгәнташ мәгарәсенең уникаль рәсеме киләчәктә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә керергә тиешле бөтен кешелек байлыгы, дип билгеләп үтте.
Аннары Абхазиядән килгән делегациягә Шүлгәнташ мәгарәсен күрсәттеләр. Шуннан соң Аслан Бжания журналистлар белән күргәннәре турында фикерләре белән уртаклашты. Аның сүзләренә караганда, республикада булган беренче көннәрдән үк ул Башкортстанның матурлыгына таң калган. Абхазия Президенты билгеләп үткәнчә, Бөрҗән районында булганнан соң, аның ике республиканың уртак яклары күп һәм шуларның берсе Абхазиядә дә, Башкортстанда да гаҗәеп матур табигать булуы. Музей һәм мәгарә буенча экскурсия тәмамланганнан соң, Аслан Бжания Абхазия халкына кунакчыл Башкортстанга, бигрәк тә Бөрҗән районына килергә тәкъдим итәчәген әйтте, шул ук вакытта Абхазиянең дә башкорт туристларына һәрвакыт шат булачагын ассызыклады.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас