+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 июль 2022, 07:05

Ни өчен программа нәтиҗәле эшләми?

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Русия Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышында катнашты.

Ни өчен программа нәтиҗәле эшләми?Ни өчен программа нәтиҗәле эшләми?
Ни өчен программа нәтиҗәле эшләми?
Утырыш Федераль җыелышның ике Палатасы вице-спикерлары — Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Яцкин һәм Дәүләт думасы Рәисе урынбасары Ирина Ярова җитәкчелегендә узды.
Анда Русия Федерациясендә селекция һәм орлыкчылыкны үстерүнең актуаль мәсьәләләре һәм перспективалары, шулай ук, күчемсез милекнең дәүләт кадастр исәбен законнар белән җайга салу һәм күчемсез милеккә хокукларны дәүләт теркәве мәсьәләләре каралды.
Дәүләт кадастр исәбен алу һәм күчемсез милеккә хокукларга дәүләт теркәвен алу өчен гариза тапшырырга кирәк. Гражданнар асылда үзләренә караган күчемсез милек объектларын рәсмиләштерергә бурычлы түгел һәм дәүләт кадастр исәбенә алу, күчемсез милек объектларына хокукларны дәүләт теркәвенә алу турында карарны үз теләге белән кабул итә ала. Бүгенге көндә ЕГРНдагы барлык объектларның дүрттән бер өлешенең диярлек хокуклы иясе юк, бу әлеге территорияләрнең салым потенциалын тулысынча тормышка ашырырга мөмкинлек бирми.
— Законнарда хуҗаларының күчемсез милек объектларына хокукларын теркәүне дәртләндерә торган комплекслы механизмнар юк, – диде утырыштан соң Константин Толкачев. – Шуңа бәйле рәвештә, Закон чыгаручылар советы, Русия субъектларының хокук куллану тәҗрибәсен исәпкә алып, федераль һәм төбәк власть органнарына гамәлдәге проблемаларны хәл итүгә юнәлтелгән берничә тәкъдим кабул итте.
Селекция һәм орлыкчылыкны үстерелү перспективалары турында фикер алышу барышында билгеләп үтелүенчә, бүгенге көндә Русия Федерациясенең азык-төлек хәвефсезлеге доктринасы тарафыннан билгеләнгән үзебезне төп авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары белән 75 процент дәрәҗәсендә тәэмин итү күрсәткеченә ирешелмәгән, бу агымдагы геосәяси шартларда җитди куркыныч тудыра. Шуңа бәйле рәвештә, илебездә авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары өлешен арттыру һәм импортны киметү күзлегеннән чыгып, 2017-30 елларга авыл хуҗалыгын үстерү федераль фәнни-техник программасының гамәлдәге ярдәмче программаларының җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле булмавы сәбәпләрен анализлау турында карар кабул ителде.
Оператив хәл итүне таләп итә торган бурычлар арасында селекция казанышларына интеллектуаль хокукларны яклау, сертификатланган орлыклардан файдалану өчен лицензияле түләүләр җыю системасын камилләштерү, селекция һәм орлыкчылыкта перспектив технологияләрне эшләү һәм гамәлгә кертү, орлыклар әйләнешен контрольдә тотуның нәтиҗәлелеген арттыру, селекция һәм орлыкчылык өчен кадрлар әзерләү
һ. б. аталды.
Закон чыгаручылар советы карарлары Федерация Советына, Дәүләт думасына, Русия Хөкүмәтенә, профильле министрлыкларга һәм ведомстволарга, шулай ук Русия Федерациясе субъектларының дәүләт власте органнарына җибәрелде.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас