+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 Июля 2022, 07:05

Якутлылар өчен “коры закон” кертелде

Республика Башлыгы Радий Хәбиров “Башкортстан Республикасы Куергазы районының Якут авыл советы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сатуны тулысынча тыю турында”гы Законга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның интернет-порталында урнаштырылган, рәсми басылып чыккан көннән соң ун көн узгач көченә керә.

Якутлылар өчен “коры закон” кертелдеЯкутлылар өчен “коры закон” кертелде
Якутлылар өчен “коры закон” кертелде
– Бу закон депутатлар тарафыннан язгы сессиянең йомгаклау утырышында кабул ителде, — диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. — Башкортстанда мондый башлангыч беренче тапкыр закон статусына ия булды. Алкогольсез зонаны конкрет территориядә урнаштыру, бу, барыннан да бигрәк, мондый чараның нәтиҗәлелеген һәм максатка ярашлылыгын аңлау өчен кертелгән эксперимент. Урындагы халык спиртлы эчемлекләр сатуны тулысынча тыю аларны куллану күләмен һәм үлем очракларын киметергә, демографик хәлне яхшыртырга ярдәм итәчәк, дип ышана. Депутатларның һәм экспертларның бу җәһәттән нигезле шиге бар. Әмма гражданнарның үзләрендә хәмер сатуны тыю хокукы бар, һәм алар аннан файдаланырга теләгән.
Парламент спикеры сүзләренә караганда, алкогольгә каршы сәясәт комплекслы булырга тиеш.
— Законга гына ышанырга кирәкми, — диде Константин Толкачев. — Тыю кешеләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүнең бердәнбер ысулы булырга тиеш түгел. Мәнфәгатьләр буенча сәламәт альтернатива оештыру мөһим. Беренче чиратта, спорт, мәдәни һәм агарту чаралары, авыл бәйрәмнәре, халыкны актив җәлеп итүче кызыклы вакыйгалар кирәк. Бу очракта алкогольгә каршы инициатива яхшы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас