+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 июль 2022, 11:08

Ялларда боз явачак, диләр...

Башкортстан синоптиклары үз фаразларын белдерде.

Ялларда боз явачак, диләр...
Ялларда боз явачак, диләр...
Башкортстанда эссе көннәр урынына салкын һәм яшенле яңгырлар да киләчәк. Синоптиклар фаразлары буенча, җомга көнне, 15 июльдә, республикада һава торышының тотрыксыз булуы көтелә. Һава температурасы +22, +27, көньяк-көнчыгышта +32 градуска җитүе көтелә.

Яшенле яңгыр, көндез урыны белән яңгыр явуы көтелә. Кызганычка каршы, боз явуы ихтимал.

Шимбә, 16 июльдә, көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +24, +29 градус тәшкил итәчәк. Урыны белән яшенле яңгырлар явачак.

Якшәмбе, 17 июльдә, шулай ук урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгыр, көндез боз яварга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан талгын җил, урыны белән көчле җил булырга мөмкин. Һава температурасы төнлә +12,+17, көндез +24,+29 градус.

Фото: Башинформ агентлыгы


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: