+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 июль 2022, 05:40

Белоретта бәйрәм бүген!

“Мондый үзгәрешләрне күргәндә күңел сөенә - элекке буш мәйданнар урынында уңайлы, заманча иҗтимагый территорияләр үсә”, — дип язган республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдә пост урнаштырып.

Белоретта бәйрәм бүген!Белоретта бәйрәм бүген!
Белоретта бәйрәм бүген!

“Бүген Белоретта Агыйдел яры буенда пляж ачыла - Шәһәр көненә бик яхшы бүләк. Һәм озак көтелгән.
Монда элек тә ял иттеләр - "су коену тыелган" дигән табличкага карамастан. Шуңа күрә пляжны төзекләндерергә булдык. Ә шуның белән бергә - теләсә кайсы яшьтәге һәм төрле мәнфәгатьләрдәге шәһәр халкына уңайлы булган киңлек булдыру.
Эшләр 2020 елда башланды. Шуннан бирле биредә спорт мәйданчыклары, җәяүлеләр юлы, сәхнә, кафе, парковка, яктырту һәм видеокүзәтү барлыкка килде. Пляжда кызыну өчен ятаклар һәм киенү өчен кабинкалар куйганнар, коену урынын әйләндереп алганнар, коткаручылар кизү тора.
Белоретлыларны Шәһәр көне белән котлыйм!
Р. S. Бүген Белоретта берничә бәйрәм — республикабызның иң борынгы предприятиесе - Белорет металлургия комбинаты 260 еллыгын билгеләп үтә. Завод эшчәннәрен - юбилей белән! Ә металлургия өлкәсендә эшләүчеләрне якынлашып килүче Металлурглар көне белән! Сәламәтлек һәм уңышлар!”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас