+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 июль 2022, 08:50

Чәйнек чәйгә чакыра

Кәнфит кәгазеннән башланган коллекция җыю Рәфидә Төхвәтуллинаның гомерлек мавыгуына әверелә.  

Чәйнек чәйгә чакыраЧәйнек чәйгә чакыра
Чәйнек чәйгә чакыра

Краснокама районының Яңа Каенлык авылыннан Рәфидә Төхвәтуллинаның өен үзенчәлекле коллекция бизи: ул озак еллар фарфор әйберләр җыя. Монда статуэткалар, савыт-саба, хайваннар һәм кошларның сыннары, значоклар бар. Ә чәйнекләрнең ниндие генә юк! Үзләре аерым бер тупланма.
Үз коллекциясе турында Рәфидә ханым сәгатьләр буе сөйләргә әзер. Һәр экспонатның тарихын хәтерли ул: кем һәм кайдан алып кайткан, кайчан һәм кайда эшләнгән. Хуҗабикә өчен алар барысы да кадерле.

— Мин балачагымнан ук кәнфит кәгазьләре җыйдым. Шулай ук без бәләкәй чакта матур савыт-саба ватыклары җыю бар иде. Алар белән алмаша идек тә әле. Дүртөйледә укыган чакта (мин тумышым белән Дүртөйле районының Түбән Манчар авылыннан) бер апада фатирда тордым. Аның өе крахмалланган сөлгеләр, тәрәзә пәрдәләре, урын-җир кирәк-яраклары белән истә калган. Чисталык һәм пөхтәлек яратучы апа булды ул. Комодында кабырчыклар, сыннар тезелеп тора иде, шуларны ипләп кенә кулыма алып карый идем. Абзыйларыма баргач та, шундый әйберләргә ушым китеп кайтыр булдым.
Ә инде Уфага укырга кергәч, берсеннән-берсе матур фарфор савыт-сабаларны алып, әти-әниемә бүләк итә башладым. Кибеттә матур әйбер күрсәм, тыныч кына үтеп китә алмый идем. Бүләк иткән әйберләрем соңыннан үземә мирас булып кайтты. Менә шулай, матурлыкка омтылуым тора-бара коллекция туплауга китерде.
Экспонатлар арасында Мәскәүдән, Пятигорск, Кисловодск шәһәрләреннән, шулай ук чит илләрдән кайтарылган савыт-саба бар. Мавыгуымны белгән туганнарым, дусларым барган җирләреннән экспонатлар алып кайтырга тырыша. Кая гына сәфәр кылсам да, “талчук” базарына эләгергә яисә сувенир әйберләр сатылган урынга барырга тырышам. Аерым әйберләрне “Авито” яисә почта аша да алдырам. Шулай ук Николо-Берёзовкадагы “талчук” базарында, Неф­текаманың “Военторг” кибетендә сирәк очрый торган экспонатлар табып була.
Билгеле, фарфор кыйммәтле һәм дәрәҗәле материалдан санала, шуңа да героебыздан бу кадәр коллекция өчен чыгымнар турында да кызыксынам.
— Сүз дә юк, һәр мавыгу чыгымнар сорый. Коллекциямне баету өчен ай саен пенсиямнән билгеле бер сумманы тотам, гадәттә ул — ике-өч мең сум, — дип елмая Рәфидә ханым.
Рәфидә Әгъләм кызы – иҗади кеше, фарфор әйберләр җыюдан тыш, рәсем төшерергә дә ярата. Өендә үз кулы белән эшләгән берничә картинасы эленеп тора.
— Яшь чакта сурәт төшерергә бигрәк ярата идем. Мәктәптән соң сәнгать юнәлешендәге уку йортына да кермәкче булдым, әмма олылар киңәше буенча медицинаны сайладым. Һич кенә дә үкенмим моңа, чөнки озак еллар халык сәламәтлеге сагында тордым. Сәләтемне хәзер дә эшкә җигәм – сирәк кенә булса да рәсемнәр ясыйм. Рәсем төшерүгә һәвәслек әтиемнән килә. Хәзер оныкларымда матурлыкка, сәнгатькә омтылыш күрәм – алар җырлый, рәсем төшерә.
Фарфор бу өйдә кадерләп шүрлекләрдә, матур шкафларда урын алган. Хуҗабикәнең хоббиен барысының да хөрмәт итүе күренеп тора. Тормыш иптәше Касыйм Мирхәди улы матур шүрлекләр эшләгән.
— Фарфорны яратмый мөмкин түгел. Фарфорның туган иле – Кытай. Тан династиясе хакимлек иткән чорларда, безнең эрага кадәр VI-VII гасырларда савыт-саба күпчелек нефриттан ясалган, тик ул сирәк очраган һәм кыйммәтле саналган, ә арзан кызыл балчык һәм агачның гомере кыска булган. Цзянси провинциясендә кварц һәм слюда минералларыннан барлыкка килгән фарфор ташны табар өчен дистәләгән еллар кирәк була. Ә инде дөньядагы иң билгеле Европа фарфоры дип мейсен фарфоры санала. Аның атамасы Германиядәге Майсен шәһәре белән бәйле. Иң кыйммәтле фарфор — борынгы Кытайда җитештерелгәне. Аның бәясе берничә миллион долларга җитәргә мөмкин. “Фарфор” сүзе төрки телләргә карый һәм фарсы телендә Кытай императоры титулын һәм “һава улы” дигәнне аңлата. Чын фарфорны ялганыннан аера белергә дә кирәк. Чын фарфор тигез, шома була. Сары, кара таплары, ярыклары булырга тиеш түгел. Чит-читләренең тигез булуы шарт. Шулай ук чын фарфордан ясалган әйбер дөрес формалы булырга тиеш.
Фарфорны бик яратам, аның курчаклары бик матур, чынаяк һәм тәлинкәләре искиткеч, чәйнекләре күз явын алырлык. Һәр экспонатым үзенчәлекле һәм кадерле. Һәр әйбер ниндидер вакыйга яисә кеше белән бәйле.
Мәсәлән, 1959 елгы чынаяк һәм тәлинкәм бар, аларны нәнәемнең төсе итеп саклыйм. Ахирәтләрем туебызга бүләк иткән сервиз да бик кадерле. Коллекциядә якын кешеләремне хәтерләтүче статуэткалар бар. Мәсәлән, яулык бәйләгән һәм кулына чынаяк тоткан әбекәй нәнәемне хәтерләтә, ә көймәдәге ир-ат әтиемә охшаган.
Фарфордан тыш, коллекциямдә Чиләбе өлкәсе Касли шәһәре заводында чуеннан коеп ясалган сыннар бар. Бик матур гномнар сатып алдым. Открыткалар да җыям. Мәсәлән, миндә 1934 елгы открытка саклана.
Әлбәттә, коллекция туплагач, аны тәрбияләп торырга да кирәк: тузанын сөртергә, чис­тартырга. Шөкер, тормыш иптәшем дә булыша, балаларым һәм оныкларым да ярдәмләшә, — дип дистә елларга сузылган кызыксынуының тарихын, фарфор турында кызыклы фактлар белән уртаклаша Рәфидә ханым.
Яңа Каенлыкны балкытып утырган бу йорттан чыгабыз. Ихата тулы чәчәкләр, бар җирдәге пөхтәлек, җәйге беседкалар Рәфидә һәм Касыйм Төхвәтуллиннарның никадәр тырыш, эшсөючән, уңган булулары турында сөйли.
Касыйм Мирхәди улы – авылда хөрмәтле кеше, озак еллар биредә “Маяк” хуҗалыгын җитәкләде, ул эшләгән чорда хуҗалык районда алдынгы иде. Кешелекле, кечелекле, гадел, киң күңелле, ачык йөзле, эшсөяр, таләпчән булганы өчен халык аны яратты, сүзе дә үтте, эше дә алга барды. Тик утырырга күнекмәгән Касыйм Мирхәди улы әлеге вакытта “Алга” токымчылык заводы”нда эшләп йөри, анда да хуҗалыкның тоткасы булган кешеләрнең берсе ул. Йорт хуҗаларның үзенә охшый диләр. Рәфидә ханым кебек балкып торган, Касыйм Мирхәди улының ягымлы карашы кебек көлеп торган тәрәзәле бу йорттан күтәренке күңел белән чыгасың. Кырык төрле эше булган авыл кешесенең матурлыкка, иҗатка вакыт табуы шатландыра. Рәфидә ханымга коллекциясенең тагын да зураюын, артуын, ә бу җылы йортның һәрчак оныкларның, тураннарның шат тавышына күмелеп торуын телибез.

Гөлнара Гыйлемханова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Краснокама районы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас