+7 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 Июля 2022, 11:10

Конкурс игълан ителде

15 июльдә Президент грантлары фондының Русиядән читтә гуманитар һәм хәйрия эшчәнлегенә бәйле башлангычларны яклауга, шулай ук социаль хезмәт күрсәтү, социаль ярдәм һәм гражданнарны яклауга юнәлтелгән чираттан тыш махсус конкурсы башланды.  

Конкурс игълан ителдеКонкурс игълан ителде
Конкурс игълан ителде

Гаризалар кабул итү 2022 елның 15 августында Мәскәү вакыты белән 23.30 сәгатькә кадәр Президент грантлары.рф сайтында дәвам итәчәк.
Конкурс бюджеты - 2 миллиард сум. Положениедә бәян ителгән таләпләргә туры килә торган коммерциягә нигезләнмәгән хөкүмәтнеке булмаган оешмалар катнаша ала.
Конкурста җиңүчеләр 30 сентябрьгә кадәр билгеләнәчәк. Алар үз проектларын гамәлгә ашыруга 2022 елның 1 октябреннән керешә алачак.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас