

“Фестиваль ике елга бер тапкыр уздырыла, аңа республикабызның шәһәр һәм районнарыннан фольклор коллективлары һәм башкаручылар, Чувашиядән кунаклар килә.
«Уяв» - чуваш халкының иң хөрмәтле бәйрәмнәреннән берсе. Матур, күңелле, шау-шулы, уен-көлкеле, спорт ярышлары һәм сый-нигъмәтләр белән, гадәттә ул язгы кыр эшләреннән соң җир ял иткәндә печән эше башлану алдыннан уздырыла.
Башкортстан - күпмилләтле республика, төрле халыклар вәкилләре үз традицияләрен, гореф-гадәтләрен, телләрен гасырлар буена саклап килгән җир, тынычлыкта һәм татулыкта яши. Һәм бу дуслык - безнең төп байлыгыбыз.
Барыгызны да искиткеч бәйрәм белән котлыйм! Яхшы ял көннәре!”, — дип язган Радий Хәбиров.