

Республика башкаласында суд Уфада яшәүче дүрт кешегә хөкем карары чыгарды. Аларның барысын да өч мәддә буенча җинаять кылуда гаепле дип таптылар. Ирләр ритуаль хезмәтләр күрсәтә торган фирма хуҗасын урлаганнар һәм кыйнаганнар.
Прокуратура мәгълүматы буенча, узган елның кышында Уфадан әлеге банда шәһәрнең бер ритуаль салоны исәбенә баерга булган. Алар морг янында "ритуальщикны" сагалап торганнар һәм аны алып киткәннәр. Анда ирне кыйныйлар һәм, корал белән янап, коммерсанттан аларга фирма тарафыннан башкарылган һәр җирләүдән берәр мең сум биреп баруны таләп итәләр. Җинаятьчеләр ирнең сәламәтлегенә авыр зыян салган.
ФСБ хезмәткәрләре җинаятьчел берлекнең барлык әгъзаларын да тоткарлаган. Аларны гаепле дип таныганнар һәм 9-10,5 елга катгый режимлы колониядә утыруга хөкем иттеләр.
Фото: bash.news