+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 июль 2022, 10:38

Тыныч йоклагыз, кызлар...

Бакалыда юл фаҗигасендә һәлак булган кызлар белән хушлаштылар.

Тыныч йоклагыз, кызлар...Тыныч йоклагыз, кызлар...
Тыныч йоклагыз, кызлар...

19 июльдә Бакалы районында юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган өч кыз белән туганнары һәм якыннары хушлашты. Район башлыгы Александр Андреев хәбәр иткәнчә, икесен - православие зиратында, берсен мөселман зиратында җирләгәннәр. Дүртенче кызга килгәндә - бүген кич белән аның Яңа Уренгойда эшләүче әнисенең кайтуы көтелә. Җирләү буенча хатын үзе карар кабул итәчәк.

"Кызлар белән хушлашырга бик күп кеше килде - туганнары, танышлары, дуслары, хакимият, мәктәп, Уфа сәнгать училищесы вәкилләре - алар бу хәлне уртак кайгы дип кабул итте, - диде муниципалитет башлыгы Александр Андреев. - Ике гаиләгә кирәкле ярдәмне күрсәттек, тагын ике гаилә барлык чыгымнарны үз өсләренә алачагын әйтте".

Янаның, Аннаның, Эльвинаның, Ксениянең үлемендә гаепле булган егетнең туганнарының зиратта булу-булмавы билгесез. Шулай ук аларның кызларын югалткан гаиләләр белән элемтәгә керергә тырышуы, гафу үтенгәнүе турында да мәгълүмат юк.

Фото: ВКонтакте

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас