+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 июль 2022, 06:20

“Мине акча кызыктырмый”

Үз теләге белән Украинада хәрби операциядә катнашкан Балтач районының Көнтүгеш авылы ир-узаманы Самат Миңнисламов шулай ди.Агымдагы елның 24 февраленнән 12 июненә кадәр Украина җирендә булган авылдашым әлеге вакытта гаиләсе белән авылда, әнисенә йорт эшләрендә ярдәмләшә. Кызыксынуымны белдергәч, очрашырга һәм әңгәмәләшергә вакыт тапты.

“Мине акча кызыктырмый”“Мине акча кызыктырмый”
“Мине акча кызыктырмый”
Чакыру буенча хәрби хезмәтен ел ярым (1994-96 еллар) беренче Чечня сугышында үтә ул. 1999-2000 еллар. Контракт нигезендә Косово опера­циясендә катнаша. 2001 елда Казан танк училищесында бер еллык курсларда укый. Лейтенант званиесендә 2004 елда икенче Чечня сугышын үтә. Аннары инде контракт нигезендә төрле нокталарда хезмәт итеп, 2011 елда капитан дәрәҗәсендә запаска чыга. Шул еллар эчендә читтән торып Урал дәүләт юридик академиясен тәмам­лый. Инде гаиләсе, балалары, менә дигән эше булган Самат Рәлис улы, үзенең профессиональ хәрби икәнен аңлый һәм 2020-2021 елларда Ливиядә НАТО юнәле­шендәге көч­ләргә каршы оппозицияне яклап катнаша. Ә быел 24 февральдә Украина җирендә махсус операция игълан ителгәч, ике дә уйламый, шунда юллана. Бу хакта хәтта әнисе, Гөлсимә Шәех кызына да белдереп тормый ул, туганнарына гына әйтә дә юлга чыга...

– Төшкә керде Саматның анда булуы. Сөйләмим генә. Аңладым мин. Ана йөрәге аңламый, сизми буламы соң? – ди Гөлсимә апа. – Төнлә уянсаң да, йокың бүленә, төрлесен уй­лый­сың...

Әниләренә ике айдан соң гына әйтә Миңнисламовлар Саматның кайда булуын.

– Самат, бу адымга сине нәрсә этәрде?

– Минем хәрби стажым зур. Егерме-утыз яшемдә чын патриотизм рухы белән янып торган чагымда хезмәт иттем. Инде пенсиядәмен. Украина җиренә кая барганымны аңлап, үз теләгем белән юлландым. Кыюлыгым, тәҗрибәм бар, илебезгә, кешелеккә хәвеф яный икән, ник мин бармаска тиеш? Мине акча кызыктырмый. Мин инде күпне күргән кеше. Дөньяның күп илләрен, күп җирләрен күрдем, күптөрле кешеләр белән очраштым, аралаштым. Тормышны аңлыйм. Акчаны аны кайда да эшләргә була. Себергә барып та эшлиләр. Мин дә үз эшемне эшләдем.

– Син бу юлы үз теләгең белән махсус операциядә катнаштың. Контракт буенча хезмәткә барырга теләге булган ир-егет нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

– Беренчедән, гөнаһларыннан арынып барырга тиеш. Кайчандыр кем беләндер әрләшкән, сүзгә килгән, кемнедер рәнҗеткәнсең икән, ул сине барыбер тота. Икенчедән, акча турында уйламаска кирәк. “Менә барып фәлән кадәр акча эшләп кайтам да, машина алам. Я булмаса, фәлән илгә барып ял итәм...” кебек максат булырга тиеш түгелдер дип уйлыйм. Бирәләр, түлиләр икән, түлиләр, юк икән, куркыныч түгел. Мин шулай уйлыйм. Анда барырга уйлагансың икән, икеләнмә, үлем турында уйлама, әйләнеп кайтам, дип бар. Акыл, кыюлык кирәк, курку тойгысы аз булырга тиеш. Әлбәттә, физик һәм психологик әзерлек тә кирәк. Минем алдымда әлеге вакытта андый максат юк. Бүген үз-үземне, тормышымны, гаиләмне тәэмин итәрлек хәлем бар (ашарыма, кияремә һ.б.) икән, шул җиткән дип карыйм.

– Контрактка кеше үз теләге белән кул куямы?

– Әйе. Бер кешене дә мәҗбүр итмиләр.

– Имеш, срочникларны да бәре­лешләргә кертәләр икән дигән сүзләр дә ишетергә туры килә...

– Мин булган җирдә срочниклар булмады.

– Контракт нигезендә Башкортстаннан әтиле-уллы хезмәткә алынган кешеләр турында да яздылар...

– Төрле кеше бар. Мин хезмәт иткән җирдә контракт нигезендә хезмәт иткән бер егетне кырык белән илле яшь арасындагы әтисе килеп алыштырды. (Алар Башкортстаннан түгел, башка өлкәдән иде). Әтисе инде тормышны күргән, ә улы нәселенең дәвамын калдырырга тиеш. Кеше шулай уйлый.

– Туклану, сугыш кирәк-яраклары, кием, корал белән тәэмин итү турында нәрсә әйтә аласың?

– Бик әйбәт. Корал, сугыш кирәк-яраклары – һәммәсе дә бар. Өзеклекләр булганы юк. Туклану турында да бары әйбәт сүзләр генә әйтә алам. Төбәкләрдән гуманитар ярдәм бик күп килә. Анда бөтен әйбер дә бар.

– Син нинди юнәлешләрдәге хәрби операцияләрдә катнаштың?

– Иң башта Киев юнәлешендә. Аннары Харьков өлкәсенә кергән Изюм шәһәрен азат иттек...

– Яраланулар булмадымы?

– Авыр яралану булмады. Үз гомеремдә ике контузия алдым. Беренчесе Чечня сугышында, икенчесе әле. Снаряд шартлап контузия алдым.  

– Тагын барыр идеңме хәрби операция барган җиргә?

– Мин кайту белән Башкортстан ир-егетләреннән тупланган Миңнегали Шәйморатов исемендәге иреклеләр батальонына язылган идем. Бу юлы тормыш иптәшем Наилә Назиф кызы ризалык бирмәде. Бераз ял итәм әле. Аннары күз күрер.

Бу урында Гөлсимә Шәех кызы да сүзгә кушылды:

– Күп йөрде инде. Җитәр, – диде.

– Инде күп канлы бәрелешләр күргән кешесең, Самат. Ни өчен кабат-кабат барасың анда?

– Профессиональ хәрби бурычны үтәргә. Минем кебек кеше дә бармагач, кем Ватан иминлеген сакларга тиеш?!.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Балтач районы.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас