+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 июль 2022, 08:45

Милек хокукын ничек онлайн теркәргә?

Башкортстан "Росреестр"ы төзүчеләр өчен өлешчеләр мәнфәгатьләрендә милек хокукын онлайн-теркәү буенча инструкция эшләде.

Милек хокукын ничек онлайн теркәргә?Милек хокукын ничек онлайн теркәргә?
Милек хокукын ничек онлайн теркәргә?


Башкортостан "Росреестр"ы төзүчеләр тарафыннан өлешчеләр мәнфәгатьләрендә милек хокукын теркәүгә электрон документлар тапшыру буенча инструкция эшләде. Бу хакта Хезмәт белгечләре «Росреестр мәктәбе» укыту лабораториясе базасында төбәкнең иң эре төзелеш оешмалары вәкилләре өчен оештырылган уку-укыту чарасы барышында сөйләде. Идарәнең 1нче санлы милеккә дәүләт теркәве үткәрү бүлеге начальнигы Анастасия Исаева сүзләренә караганда, Башкортстан "Росреестр"ы әзерләгән инструкциядә электрон гариза һәм документлар тапшыру процедурасын аңлатыла. Ул өлешләп төзү объектларын законлаштыру процессын шактый гадиләштерергә һәм мондый процедураларны тормышка ашырганда вакыт һәм финанс чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Эшләнгән инструкцияләр төбәкнең барлык девелоперлары белән таныштыру өчен Башкортстан Төзүчеләр ассоциациясенә җибәрелде, шулай ук алар Башкортстан "Росреестр"ының социаль челтәрләре битләрендә һәм «Бизнеска электрон хезмәтләр» телеканалында даими нигездә беркетелде.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас