

Русия халыкларының төрле телләрендә “мин сине яратам” сүзләре ничек яңгырый? Бер-беребезнең гореф-гадәтләрен яхшы беләбезме? Бу хакта - "Национальность.ru" телевидение алып баручылары һәм блогерлары Иван Чуйков, Екатерина Мускатина, Александр Соколов белән яңа шоу. Шоу кысаларында алар илнең төрле почмакларына йөри һәм халыклар турында стереотипларның ни дәрәҗәдә дөрес булуын ачыклыйлар. Программада - урындагы кухня, милли киемнәр, биюләр һәм кәсепчелек турында кызыклы фактлар.
Тугыз чыгарылыш дөнья күрде инде. Проект авторларының планында - Русия халыклары турындагы хикәятләр белән йөздән артык серия.
Карагыз һәм башка мәдәниятләр белән танышыгыз. Монда файдалы сылтамалар: - https://vk.com/nationalityru - https://zen.yandex.ru/nationalityru - https://www.youtube.com/channel/UCDlYDrt0ZEaSQ9yQ5tCw.. - https://rutube.ru/channel/25309004/ - https://ok.ru/group/61675090804821
Һәм әлбәттә, төшерү төркемен Башкортстанда көтәбез!