+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июль 2022, 08:33

Бакалы фаҗигасендә һәлак булган дүрт кызның берсе үлемен алдан сизгән

Бу хакта аның сурәтләре сөйли.

Бакалы фаҗигасендә һәлак булган дүрт кызның берсе үлемен алдан сизгән
Бакалы фаҗигасендә һәлак булган дүрт кызның берсе үлемен алдан сизгән

Исерек водитель гаепсезгә гомерләрен өзгән кызлар, аларның гаиләләре фаҗигасе тынгылык бирми. Бу хакта белүче һәркемнең күңеле яралы.

Кызларның Аня исемлесе билгеле блогер Лилия Маликованың улы белән якын дус булган. Яшьләр тормыш юлыннан бергә атлап та китәр иде, бәлки...

Шушы көннәрдә Лилия Аня төшергән сурәтләрне улы йоклаган мендәр астыннан алган. Шунда ук аларның бергә төшкән фотолары да булган.

"Аняның фотосы белән төшергән рәсемнәрен улым баш очына салып яткан бүген. Рәсемнәрен җентекләп карасаң, сизгән ул язмышын, шуны рәсем итеп төшергән. Ә рәсемнәрне ягарга кирәк һәм улым белән бергә төшкән фотосын да. Анысын да сизәм. Улым үпкәләсә берәр атна үпкәләп йөрер. Тик алар аламалык тарта, улыма зыян сала. Минем сиземләү бервакытта да алдашмый", - дип язган ул социаль челтәрдә.

Бөреләнде, чәчкә атмады кызларның гомерләре.

Бакалы фаҗигасендә һәлак булган дүрт кызның берсе үлемен алдан сизгән
Бакалы фаҗигасендә һәлак булган дүрт кызның берсе үлемен алдан сизгән
Бакалы фаҗигасендә һәлак булган дүрт кызның берсе үлемен алдан сизгән
Бакалы фаҗигасендә һәлак булган дүрт кызның берсе үлемен алдан сизгән
Бакалы фаҗигасендә һәлак булган дүрт кызның берсе үлемен алдан сизгән
Автор:Резида Валитова
Читайте нас: