+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 Июля 2022, 05:54

Гомерләр өзелмәсен!

Башкортстанның дәүләт автоинспекциясе юл һәлакәтләрен кисәтү буенча эшнең тагын да көчәйтеләчәген белдерде.

Гомерләр өзелмәсен!Гомерләр өзелмәсен!
Гомерләр өзелмәсен!
Соңгы көннәрдә республика юлларында һәлак булучылар саны артты. 18 июльдә Бакалыда исерек водитель 4 яшь кызны харап итте. Бу хәбәр барлык республика халкын тетрәндерде. Кызганычка каршы, икенче көнне дә янә куркыныч хәбәр килде. Мәләвез районында иртәнге сәгать бишенчедә Уфа – Ырынбур федераль трассасының 196нчы километрында юл фаҗигасендә 3 кеше һәлак булган. Башкортстан буенча ЮХХДИ матбугат хезмәте оператив мәгълүматлары буенча, “Ford Focus” белән аңа каршы килүче “Лада Ларгус” бәрелешкән.

Һәлакәттә ике машина йөртүче дә һәм “Лада”ның бер пассажиры ашыгыч медицина ярдәме килгәнче вафат булган. “Ларгус”тан өч пассажир дәваханәгә озатылган. Шул ук вакытта юл-транспорт һәлакәте урынына Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ җитәкчелеге чыкты. Хәлнең сәбәпләре ачыклана.
Әлеге вакытта республика җитәкчелеге һәм ЮХХДИ хезмәткәрләре тарафыннан юлларда һәлак булучылар санын киметү буенча җитди эшләр алып барыла. Күптән түгел Башкортстанның Баш дәүләт автоинспекторы кешеләр барыннан да күбрәк һәлак була торган автомобиль юлын атады. Уфа – Бөре – Яңавыл автоюлы, аерым алганда, аның Благовещен районы территориясе буйлап уза торган участок турында сүз бара.
Республика буенча ЮХХДИ мәгълүматларына караганда, Уфа – Бөре – Яңавыл юлында быел 15 кеше үлгән, шуларның 9ы – Благовещен районында. Биредә һәлак булучыларның 60 процентка артуы күзәтелә. Гомумән алганда, 2017-21 елларда анда юл хәрәкәтендә катнашучы 91 кеше һәлак булган, 293е җәрәхәтләнгән. Һәлак булганнарның 39ы һәм тән җәрәхәтләре алганнарның 103е – Благовещен районы территориясендә.
Арытаба бу мәсьәлә Хөкүмәттә үткән “Транспорт сәгатендә” күтәрелде. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча республика буенча ЮХХДИ идарәсе һәм Башкортстан юл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре Уфа – Бөре – Яңавыл юлында рейд үткәрде.
Юл хуҗалыгы идарәсе бүлеге башлыгы Владимир Хлестов сүзләренә караганда, бүгенге көндә Благовещен районында ремонт таләп итә торган участоклар юк, юл торышы яхшы. Шул ук вакытта якын араларда подрядчы оешмалар автомобиль юлындагы һәлакәтләрне киметү буенча берничә чара планлаштыра. Аерым алганда, өстәмә юл билгеләре урнаштырылачак, беренче чиратта – өстенлек, тыю һәм кисәтү билгеләре. Шулай ук светофор, ясалма яктырткычлар урнаштыру, юл йөрү кагыйдәләрен бозуны фотога төшерү камералары санын 11гә кадәр арттыру планлаштырыла, хәзерге вакытта аларның 5есе – тест режимында эшли.
Республиканың ЮХХДИ идарәсе башлыгы Владимир Севастьянов бу юлда өстәмә көчләрне эшкә кушу карарын кабул итте. Хәзер монда ЮХХДИ аерым батальонының ике экипажы һәм махсуслаштырылган ике оператив взвод эшли. Хезмәт ике сменада оештырылган.
Барлык күрелгән чаралар шушы хәвефле участокта юл кагыйдәләрен бозу очракларын, аеруча һәлак булучылар санын киметүдә ярдәм итәргә тиеш.

Ример НАСРЕТДИНОВ.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас