+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 июль 2022, 06:55

Поши кинәт машина алдына сикергән...

Башкортстанда юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше үлгән.

Поши кинәт машина алдына сикергән...Поши кинәт машина алдына сикергән...
Поши кинәт машина алдына сикергән...
Уфа районында кичә, 21 июльдә, Р-240 автоюлының 30нчы чакрымында кыргый хайван катнашлыгында үлемечле авария теркәлгән. Башкортстан буенча ЮХХДИ башлангыч мәгълүматларыннан күренүенчә, машина юлына юлдагы койма аша кинәт поши сикереп чыккан. “Datsun on-DO” руле артында Ырынбур өлкәсе водителе булган, ул бәрелүдән котылып кала алмаган.

"Авария нәтиҗәсендә 66 яшьлек пассажир алган җәрәхәтләрдән вакыйга урынында һәлак булган. Машина йөртүче дәваханәгә урнаштырылган. Поши үлгән. Юл-транспорт һәлакәте очрагы буенча тикшерү башланды, — дип хәбәр итәләр ведомствода. — Иң зур проблема — пошилар көтелмәгән гамәлләргә барырга мөмкин. Урманнарда яшәүче тыныч хайван, хәтта йөк машинасының көпчәкләре астына кинәт ташланырга яисә каршыга килгән машина фараларының утларына, куркынычны аңламыйча, берничә минут карап торырга мөмкин. Шуңа күрә, пошины күрү белән, тизлекне минимумга кадәр киметергә кирәк”.

«Башинформ» хәбәр итүенчә, автомобиль салонында өч пассажир булган — ике Ырынбур кешесе һәм Уфада яшәүче кыз. Өлкән ир вафат булган. Тагын бер пассажир — 20 яшьлек егет җәрәхәтләр алган, баш мие селкенгән. Табиблар караганнан соң, өенә озатканнар. 20 яшьлек кыз да юл-транспорт вакыйгасында төрле җән җәрәхәтләре алган, аңа госпитализация таләп ителмәгән. Водительне 21нче дәваханәнең нейрохирургия бүлегенә китергәннәр.
Хәзер бу хәлне ЮХХДИ хезмәткәрләре тикшерә.

 
Фото: news102.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас