+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 июль 2022, 17:20

Юл-транспорт һәлакәтендә 200 сарык үлгән

Бу хәл бүген Чишмә районында булган.

Юл-транспорт һәлакәтендә 200 сарык үлгәнЮл-транспорт һәлакәтендә 200 сарык үлгән
Юл-транспорт һәлакәтендә 200 сарык үлгән

Башкортстанда М-5 трассасында йөк машинасы тимер барьер киртәсенә бәрелеп, сарыклар төягән фура капланган. Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 200 баш сарык һәлак булган.

Бу хәл Чишмә районында автомобиль юлының 1418нче километрында булган. Коткаручылар мәгълүматларына караганда, йөк машинасы йөртүчесе зыян күрмәгән.

“Трассада юллар ачык. Фураның януын булдырмау максатыннан тиешле эшләр башкарылды, махсус күбек сиптерелде", — дип билгеләп үтәләр дәүләт комитетында.

 
 
Фото:ГК РБ по ЧС

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас