+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 июль 2022, 06:20

Затонда “Волна” паркы яктырды

Республика белән идарә итү үзәге ярдәмендә биредә халыкның яраткан ял итү урыны төзекләндерелде.

Затонда “Волна” паркы яктырдыЗатонда “Волна” паркы яктырды
Затонда “Волна” паркы яктырды
Юлларның озынлыгы буенча Башкортстан илдә беренчеләр рәтендә. Шуңа күрә республика халкының социаль челтәрләрдә еш кына юллар темасына язуы гаҗәп түгел.

Мәсәлән, “Инцидент-менеджмент” системасы Уфаның Калинин районында Ильич скверы буйлап юлны ремонтлауны сораган кешенең мөрәҗәгатен теркәгән. Район хакимиятеннән алынган мәгълүмат буенча, июльдә юл бригадасы эшкә тотынган. Тагын бер мисал. Июнь азагында Ишембай шәһәрендә яшәүче социаль челтәрдә Карбышев һәм Башкортстан нефтен ачучылар урамнары арасындагы юлны грейдерлау үтенече белән мөрәҗәгать калдырган. 12 июльдә Ишембай районы хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, юлны грейдер белән тигезләгәннәр.
Уфаның “Волна” паркында яктырткычлар эшләми, караңгы булу аркасында велоюлдан файдаланып булмый. Социаль челтәрләрдә урнаштырылган бу мөрәҗәгатьне ЦУРның мәгълүмат системалары тоткан. Ә бит “Волна” паркы – Затон микрорайонында яшәүчеләрнең яраткан ял итү урыны. Караңгыда велосипед юлында гына түгел, балалар белән йөрү дә куркыныч.
Башкортстан ЦУРы бу эшкә Ленин районы хакимиятеннән коллегаларын да җәлеп итте. Алар “Уфагорсвет” хезмәткәрләре белән бергә күчмә киңәшмә үткәрде. Ресурс белән тәэмин итүче оешма белгечләре парктагы челтәрләрне тикшерде – сәхнәдән алып балалар уен мәйданчыгына кадәр участокта яктылык булмавы ачыкланды. Район хакимияте подрядчы компаниягә гарантия йөкләмәләре кысаларында тышкы яктырту системасын тергезү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Һәм менә “Волна” паркы яктырды.
 
Уфаның Затон бистәсендә яшәүчеләр өчен тагын бер яхшы хәбәр – Очучылар урамы, 8/2 адресы буенча урнашкан 128нче мәктәпне 2024 елда ремонтларга планлаштыралар. Бу җавап Уфаның Ленин районы хакимиятеннән мәктәпнең торышы белән борчылган халык соравы буенча алынган. Спорт мәйданчыгы турында да сораулар бар. Җавап түбәндәгечә: Уфа шәһәренең Ленин районы хакимиятенең мәгариф бүлеге мәгълүматларына караганда, 128нче мәктәпне капиталь ремонтлауны 2024 елда үткәрү планлаштырыла.
Планда диварларны, идәннәрне, түшәмнәрне ремонтлау, ишекләрне алыштыру, электромонтаж эшләре үткәрү, су, җылылык тәэминаты, канализация системасын ремонтлау, тәрәзә блокларын алыштыру һәм фасадны җылыту. Шулай ук мәктәптә яңа хоккей тартмасы һәм спорт мәйданчыгында резин өслек барлыкка киләчәк.
 
Мәләвез шәһәренең Кочетков урамы буенча 17нче йорт территориясендә подъездга һәм парковкага килүне җыелып торган күлләвек кыенлаштыра. Район хакимияте башлыгы Рөстәм Шәмсетдиновның социаль челтәрдәге битендә бу күлләвекне җиңәргә тырышулары хакында язганнар. Ул чакта идарәче компания чокыр казыган, әмма бу ярдәм итмәгән – күлләвек калган.
Шикаятьне Башкортстан белән идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары теркәде. “Мәләвез районы хакимиятеннән коллегалар белән элемтәгә кердек. Идарәче компания белән бергә алар йорт яны территориясен тикшерде һәм күлләвектән арынырга мөмкинлек бирәчәк дренаж кое урнаштыру турында карар кабул итте. Процесс бераз сузылды, чөнки техника белән кыенлыклар килеп чыкты. Июль башында идарәче компания хезмәткәрләре Кочетков урамы буенча 17нче йорт янында дренаж коесы урнаштырды һәм территорияне төзекләндерде”, – дип язалар ЦУРдан.
Уфа районының Алексеевка авылында электр тәэминаты көйләнгән. Бу хәл буенча Алексеевка авылы халкы ЕДДСка да, социаль челтәрләрдә дә, Башкортстан ЦУРы битендә дә мөрәҗәгать иткән. Бу аңлашыла да: электрсыз ничек яшәргә?
 
Проблема җомга көнне барлыкка килгән. Аны хәл итүгә “Төбәк электр челтәрләре” предприятиесе кушылды. Электр энергиясен сүндерүнең сәбәбе челтәрдә егәрлек арту булган. Бу компаниянең дежур бригадасы шимбә көнне 13:00 сәгатьтә Алексеевка авылында электр энергиясен бирүне яңартты. Электр белән тәэмин итү - штат режимында эшли.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас