

Росстат белгечләре ил төбәкләрендә көтелгән гомер озынлыгы (ОПЖ) буенча мәгълүматларны ачты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ОПЖ - алдагы гомернең дәвамлылыгының уртача күрсәткече ул, барлык яшьтәге халыкның үлем дәрәҗәсе киләчәктә, карала торган елдагы кебек үк, калачак.
Башкортстанда 2021 елда гомер озынлыгы 69,5 ел тәшкил итте. Идел буе федераль округы төбәкләре арасында иң яхшы күрсәткеч Татарстанда теркәлгән - 71,3 ел. Ырынбур өлкәсендә бу сан иң түбәне - 68,2 яшь.
2021 елда ОПЖ тулаем Русия буенча 70,1 елга җитте. Иң югары күрсәткеч Ингушетиядә теркәлгән - 80,5 яшь. Шулай ук көтелгән гомер озынлыгы буенча топ-10га Дагыстан (76,6), Мәскәү (74,6), Кабарда-Балкар (73,8), Карачай-Черкесия (73,5), Чечня (73), Санкт-Петербург (72,5), Төньяк Осетия (72,5), Севастополь (72,3) һәм Ханты-Манси автономияле округы (72) кергән.
Фото: ufatime.ru