+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 июль 2022, 11:55

Бармаксыз кала язган...

Республика авылларының берсендә печән эшләгәндә бер хатын бәлагә тарыган.

Бармаксыз кала язган...Бармаксыз кала язган...
Бармаксыз кала язган...
Башкортстанда бер хатын печән эшләгәндә бармаксыз кала язган. Бу хәл Бакалы районының Мостафа авылында булган.

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, печән эшләгәндә 50 яшьлек хатынның бармагы яраланган һәм балдагын сала алмаган. Зыян күрүче Мостафа авылының янгын бүлекчәсенең дежур сменасында эшләүчеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

“Яра бик тирән булган һәм зыян күрүченең бармагы нык шешенгән, коткаручы кыскыч ярдәмендә зыян күргән бармактан балдакны каерып алган һәм яраны эшкәрткән», — дип хәбәр итәләр ведомствода.

Әгәр йөзекне салдырып булмый икән, бу очракта, сабын, май яки капрон җепнең ярдәме тияр. Балдакны каерып алуга кадәр җиткермәгез, дип киңәш итә коткаручылар.

 
 
Фото:госкомитет РБ по ЧС


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас