+13 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 июль 2022, 14:20

Юл хәрәкәте хәвефсез булсын!

Бүген Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Рәиф Абдрәхимов рәислегендә юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.

Юл хәрәкәте хәвефсез булсын!Юл хәрәкәте хәвефсез булсын!
Юл хәрәкәте хәвефсез булсын!


Анда Русия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе башлыгы урынбасары, полиция полковнигы Ленар Габдрахманов, Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең дәүләт автомобиль һәм юл күзәтчелеге идарәсе башлыгы Алексей Сергеев, республиканың профильле министрлыклары, автомобиль юллары һәм автотранспорт оешмалары җитәкчеләре катнашты.

"Рейс автобусы катнашлыгында булган юл-транспорт һәлакәте чираттан тыш утырыш өчен сәбәп булды. "КамАЗ" йөк машинасы белән "Форд" автобусы бәрелешү нәтиҗәсендә Благовар районында 6 кеше һәлак булды һәм 18 кеше җәрәхәтләнде. Мондый вәзгыять борчылу тудыра. Без юллар төзибез һәм реконструкциялибез, фотовидеотеркәү камералары урнаштырабыз (хәзер республикада 1815 комплекс), ЮХХДИ идарәсе белән берлектә юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү өстендә эшлибез, - диде Рәиф Абдрәхимов. - Благовар районында булган ДТП - олы фаҗига. Республика Хөкүмәте зыян күрүчеләргә кирәкле ярдәмне күрсәтәчәк. Ә бүген без тирән анализ ясарга һәм республика юлларында корбаннар санын минимумга җиткерү өчен җыелдык".

Ленар Габдрахманов үз докладында Русия Федерациясе территориясендә аварияләр торышы турында сөйләде, шулай ук республикада юл эшләре алып бару урыннарында булган хәлләрне җентекләп карады. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ идарәсе начальнигы, полиция полковнигы Владимир Севастьянов чыгышында пассажирлар ташу вакытында хокук бозуларны ачыклау һәм пассажир ташучыларның лицензияләрен туктатып тору буенча мәсьәләләрне тикшерү буенча "Ространснадзор" подразделениеләре белән уртак эш үткәрүгә игътибар итте.

Киңәшмәдә пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыручы машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте өлкәсендә дисциплинасын ныгытуга ярдәм итә торган комплекслы карарлар кабул ителде.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас