+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 июль 2022, 09:00

1800 авылда кибет юк иде...

“Башкортстан Республикасында җир мөнәсәбәтләрен җайга салу турында” Башкортстан Республикасы Законының 12.1 мәддәсенә үзгәрешләр кертү турында” Закон гамәлгә керде.

– Биш меңнән дә ким булмаган кеше яшәгән торак пунктларда стационар сәүдә һәм җәмәгать туклануы объектлары төзү өчен җир кишәрлекләре хәзер сатуларсыз биреләчәк, – диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. – Муниципаль районнарның административ үзәкләре өчен тәртип элеккечә кала.

Парламент спикеры сүзләренә караганда, законны кабул итү авыл җирендә сәүдә һәм җәмәгать туклануы өлкәсе үсешендә һәм авыл халкының тормыш сыйфатында уңай чагылыш табачак. – Бүгенге көндә республикада стационар сәүдә объектлары бөтенләй булмаган 1800 торак пункт исәпләнә, – диде Константин Толкачев. – Ягъни 118 меңнән артык кешенең үзләре өчен уңайлы вакытта кирәкле товарлар, шул исәптән азык-төлек продуктлары, сатып алу мөмкинлеге юк. Авыл үсешсен, кешеләр шәһәргә китмәсен өчен аларга уңайлы тормыш шартлары тудырырга кирәк. Кибетләр һәм җәмәгать туклануы нокталары – кирәкле минималь инфраструктура.

Закон эшкуарларга яңа территорияләргә керүне җиңеләйтә һәм әлеге мәсьәләне хәл итәргә булышлык итә.

“Башкортстан Республикасында җир мөнәсәбәтләрен җайга салу турында” Башкортстан Республикасы Законының 12.1 мәддәсенә үзгәрешләр кертү турында” Закон гамәлгә керде. – Биш меңнән дә ким булмаган кеше яшәгән торак пунктларда стационар сәүдә һәм җәмәгать туклануы объектлары төзү өчен җир кишәрлекләре хәзер сатуларсыз биреләчәк, – диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. – Муниципаль районнарның административ үзәкләре өчен тәртип элеккечә кала. Парламент спикеры сүзләренә караганда, законны кабул итү авыл җирендә сәүдә һәм җәмәгать туклануы өлкәсе үсешендә һәм авыл халкының тормыш сыйфатында уңай чагылыш табачак. – Бүгенге көндә республикада стационар сәүдә объектлары бөтенләй булмаган 1800 торак пункт исәпләнә, – диде Константин Толкачев. – Ягъни 118 меңнән артык кешенең үзләре өчен уңайлы вакытта кирәкле товарлар, шул исәптән азык-төлек продуктлары, сатып алу мөмкинлеге юк.

Авыл үсешсен, кешеләр шәһәргә китмәсен өчен аларга уңайлы тормыш шартлары тудырырга кирәк. Кибетләр һәм җәмәгать туклануы нокталары – кирәкле минималь инфраструктура. Закон эшкуарларга яңа территорияләргә керүне җиңеләйтә һәм әлеге мәсьәләне хәл итәргә булышлык итә.

1800 авылда кибет юк иде...
1800 авылда кибет юк иде...
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас