«Асылыкүл» табигать паркында беренче тапкыр «Берказан – 2022» волонтерлар экология лагере эшли башлады. Башкортстаннан һәм күрше төбәкләрдән тыюлык территориясенә аны төзекләндерү волонтерлар килде. Лагерь 30 июльгә кадәр эшләячәк. Монда экологлар, «Яшел Башкортстан» хәрәкәте активистлары, төрле шәһәрләрдән волонтерлар җыелды.
Катнашучыларның географиясе киң: Дәүләкән, Күмертау, Уфадан алып Ижауга кадәр. Волонтерлар арасында Уфа дәүләт нефть техник университеты студентлары төркеме дә бар.
Оештыручы, «Яшел Башкортстан» хәрәкәте рәисе Максим Некрасов сүзләренчә, Асылыкүл проблемалары турында күп сөйлиләр, әмма нәтиҗәләргә ирешү өчен реаль гамәлләр кирәк. Нәкъ менә шуңа күрә «Берказан-2022» проекты барлыкка килде. Бу башлангычта ирекле ярдәмчеләр, бизнес белән хакимият органнарының уртак фикер табуы бик сөендерә.
Фото: narodural.ru