+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 июль 2022, 10:05

Сабыен җитәкләп юлдан чыгып барган...

Уфада бүген ике кеше гомерен өзгән юл һәлакәте булган.

Сабыен җитәкләп юлдан чыгып барган...Сабыен җитәкләп юлдан чыгып барган...
Сабыен җитәкләп юлдан чыгып барган...
Уфада алты яшьлек баланы һәм аның әнисен Софья Перовская һәм Аврора урамнары кисешкән урында машина таптаган. Бу хакта Башкортстан ЮХХДИ начальнигы Владимир Севастьянов хәбәр итә.

Ведомство башлыгы телеграм-каналда язуынча, фаҗига бүген башкаланың Киров районында булган. Дәүләт автоинспекциясенең башлангыч мәгълүматлары буенча, “Nissan Juke” руле артында утырган водитель юлдан чыгып барган җәяүлеләрне бәрдергән.

Бу хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана, дип яза Владимир Севастьянов.

 
Фото: ТГ-канал Владимира Севастьянова

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас