+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 июль 2022, 05:55

Андрей Назаров: "Бүген - тарихта бик мөһим көн!"

"Бүген тарихи календарьда үзенчәлекле дата - Русьта Христиан динен кабул итү көне", - дип яза Андрей Назаров социаль челтәрләрдәге үз сәхифәсендә.

Андрей Назаров: "Бүген - тарихта бик мөһим көн!"Андрей Назаров: "Бүген - тарихта бик мөһим көн!"
Андрей Назаров: "Бүген - тарихта бик мөһим көн!"


"Бу бәйрәм генә түгел, ә искәртү, моннан мең ел элек Борынгы Русь халыклары бердәмлек, бердәм ышаныч белән, ә аннары гомуми мәдәни код белән берләшеп яши башлады. Төрле борынгы урыс кавемнәре ул вакытта Владимир кенәзе тирәсендә берләшә һәм дөньяга яңа күзлектән карый башлый.

Шәһәрләрдә күп гасырлар буена мәгариф һәм мәдәният үзәгенә әйләнәчәк храмнар төзелә башлый. Русьны чукындыру көнен билгеләп үткәндә, ирексездән, Новгород һәм Бөек Киев кенәзе Владимирга тарихи караш ташлыйсың. Ул вакытта ул, Русьта христиан кыйммәтләрен таратып, киләчәктә урыс, белорус һәм украин халыкларына уртак иман биреп, бик катлаулы һәм мөһим адым ясый. Аннан соң без борынгы Русь дәүләтчелеген тергезүнең катлаулы чорларын уздык. Бу процессларның үзәге — Мәскәү, ә нигезе - безнең рухи, кешелеклелек, цивилизацияле элемтәләребез, алар гасырлар буе формалашып, бер чишмә башы булып тора. Шуңа күрә бу көн безнең өчен шундый символик мәгънәгә ия.

Бүген безнең ил һәм республика күпконфессияле, ә мәдәниятләр һәм рухи мирас симбиозы безгә гаҗәеп көч, тәҗрибә һәм куәт бирә. Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет һәм иминлек телим!" - дип язган Андрей Назаров.

Фото: ВКонтакте


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас