+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 июль 2022, 03:05

Исерек шоферларга каршы көрәш кызачак

Исерек килеш руль артына утыру фактлары турында хокук бозучының эш урыны буенча хәбәр итү тәкъдим ителә. Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев кушуы буенча Башкортстан парламенты тарафыннан шушындый башлангыч карала.

– Республика Башлыгының исерек хәлдә руль артына утырып эләккән гражданнарга һәм муниципаль хезмәткәрләргә карата дисциплинар йогынты ясауның катгый чараларын куллану турындагы тәкъдиме игътибарга лаек, – диде Константин Толкачев. – Кеше башкалар мәнфәгатен кайгыртырга тиеш, ә ул законны тупас боза һәм башка гомерләрне куркыныч астына куя, үз гамәлләре белән хакимият органнарын дискредитацияли.

Мин юридик хезмәткә исерек шоферлар турында мәгълүматны аларның эш бирүчеләренә җиткерү мөмкинлеген һәрьяклап өйрәнергә куштым инде. Эш бирүче ышанычсыз кешегә җаваплы эш участогын ышанып тапшырырга кирәкме-юкмы икәнлеген үзе хәл итә. Әгәр бер-ике рюмка автомобиль хуҗасына карьерасына һәм эшлекле репутациясенә торачак икән, юллардагы хәл яхшы якка үзгәрергә мөмкин. Парламент спикеры сүзләренә караганда, җаваплылык катгыйлануга карамастан, руль артына эчеп утыру проблемасы актуальлеген югалтмый. – Мондый башлангычлар тик торганнан гына тумый, – диде Константин Толкачев. – Бу ялларда Бакалы районында исерек шофер гаебе белән дүрт яшь кыз һәлак булды. Егет ирексездән үтерүче булды һәм үз тормышын да җимерде. Ә гомумән ялларда ЮХХДИ хезмәткәрләре республика юлларында 258 исерек шоферны ачыклаган! Бу исә җәмгыятьтә исерек килеш йөрү хурлык дип саналмый дигән сүз. Әгәр административ җәза йогынты ясамый, җинаять эше куркытмый икән, иҗтимагый институтларны җәлеп итәргә кирәк. Эш бирүче, коллектив белсен. Эш урыны буенча ышанычны югалту штрафлардан һәм машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителүдән күпкә нәтиҗәлерәк булырга мөмкин.

Проблема безнең республика өчен генә актуаль түгел. Мәсьәләне Русия Федерациясенең башка субъектлары парламентлары белән бергә эшләп чыгарачакбыз.

Исерек шоферларга каршы көрәш кызачак
Исерек шоферларга каршы көрәш кызачак
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас