+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 июль 2022, 13:17

Әнисе белән баланы таптаган иде...

Хатынга нинди җәза яный?

Әнисе белән баланы таптаган иде...Әнисе белән баланы таптаган иде...
Әнисе белән баланы таптаган иде...

Суд 28 яшьлек Дарья Сорокинаны 27 сентябрьгә кадәр йорт арестында калдырды. Ул Уфада улы белән хатын-кызны бәрдереп үтергән иде.

Исегезгә төшерәбез, кыз 4 яшьлек улы белән 39 яшьлек хатынны таптаган, алар юлны светофорның рөхсәт итә торган сигналына чыккан булган.

Кызга карата саксызлык аркасында ике яки аннан күбрәк кешенең үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында җинаять эше кузгатылды. Бу мәддә буенча 7 елга кадәр төрмә каралган.

Әмма 28 яшьлек машина йөртүче карамагында 14 яшьтән кечерәк бала бар. Суд аңа балага 14 яшь тулганчы кичектерүне бирергә мөмкин (балага хәзер ярты яшь тә юк).

Шулай ук Дарьяга матди зыянны капларга һәм алар катгыйрак чаралар таләп итмәсен өчен туганнарыннан гафу үтенүгә ирешергә туры киләчәк.

Барлык йомшарткыч шартларны исәпкә алып, хатын-кыз ике-өч ел төрмә срогы алырга мөмкин.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас